Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев белән ИКОМОС һәм ЮНЕСКО экспертлары уртак эш юнәлешләре хакында фикер алышты
2013 елның 2 сентябре, дүшәмбе
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев Халыкара һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау советы (ИКОМОС) экспертлары Рудольф Бритта һәм Виллем Виллемс, ЮНЕСКО генераль директорының мәдәният буенча урынбасары Франческо Бандарин һәм ЮНЕСКО генераль директорының махсус киңәшчесе Мунир Бушенаки белән очрашты.
ИКОМОС экспертлары һәм ЮНЕСКО вәкилләре Казанга 30 августта килде һәм ике көн дәвамында Болгар музей-саклаулыгы белән таныштылар. Аларның төп максаты – 2014 елда Бөтендөнья мирас комитетына кабат тәкъдим итү өчен “Болгар тарихи-археологик комплекс” номинациясенең яңа досьесын әзерләү буенча Татарстанга булышу.
Минтимер Шәймиев очрашу башында ИКОМОС экспертларына оперативлык өчен рәхмәт белдерде, һәм уртак эш башланды, кунаклар Болгарны үз күзләре белән күргәч бер-беребезне аңлау җиңелрәк булачак, дип билгеләп үтте.
Экспертлар объектларны саклау методикасын уңай бәяләделәр, объектларны саклау һәм аларны музей буларак күрсәтү өчен саклану корылмаларының төрле вариантларын булдыру буенча республиканың кызыклы эшләрен билгеләп үттеләр.
Болгар буенча уртак эшнең чираттагы этаплары буенча фикер алышуда ТР Президенты ярдәмчесе, “Яңарыш” Республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Киңәшчесе секритариаты җитәкчесе Евгений Гришин, ТР Спас муниципаль районы башлыгы Камил Ногаев, ИКОМОС Россия милли комитеты президенты Игорь Маковецкий, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов, КФУ ның Көнчыгыш телләр һәм халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов, ЮНЕСКО Идел буе бүлеге кафедрасы җитәкчесе Рафаэль Вәлиев һәм башка рәсми затлар катнашты.
Очрашудан соң экспертлар Татарстанда алган хис-кичерешләре белән уртаклаштылар.
“Безне Татарстан Хөкүмәте ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертүне дәгъвә иткән объект белән танышу өчен чакырды. Без белгечләр белән Болгарны ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертергә ярдәм итәчәк яңа досье әзерләү өчен күп эшләдек”, - диде Бритта Рудольф.
“Бу объектның зур факторларга ия булуын күреп шаккаттык. Шулай ук археологлар башкарган эш күләме бездә яхшы тәэсир калдырды, алар Болгар тарихын ача. Без Болгарда булуыбыз белән бик бәхетле”, - дип белдерде Виллем Виллемс.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
17
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә»
"Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау безгә халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә", - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт Советы утырышында, Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына аңлатма биреп.
13
март, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев XIV Республика ифтарында катнаштылар
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә XIV Республика ифтары узды. АндаТатарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Аларны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин озата йөрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз