Игорь Шувалов: “Без Болгарда өч ел эчендә ирешелгән нәтиҗәләргә таң калдык”

2013 елның 9 октябре, чәршәмбе

“Без Болгарда өч ел эчендә ирешелгән нәтиҗәләргә таң калдык”, - дип белдерде бүген Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгын карап чыкканнан соң, журналист белән әңгәмәсендә.

Бүген иртән Игорь Шувалов ЕИК коллегиясе рәисе Виктор Христенко җитәкчелегендәге Евразия икътисади комиссиясе (ЕИК) делегациясе вәкилләре белән ТР Спас районында урнашкан борынгы Болгар шәһәрендә булды. Кунакларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев озата барды.

Беренче булып, Болгар цивилизациясе музее белән берләштерелгән Елга вокзалын карадылар. ТР ФА Мәрҗәни исемендәге Тарих институтының архелогик тикшеренүләр милли үзәге мөдире Айрат Ситдыйков кунакларга музей экапозияләрен тәкъдим итте һәм Болгар цивилизациясенең, Идел Болгарстанының тарихы турында сөйләде. Игорь Шувалов, тарих буенча яхшы белемнәрен күрсәтеп, әлеге дәүләтнең тарихы һәм үсеше белән кызыксынды.

Хәзерге заман Болгары макеты янында Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары борынгы шәһәрдә күпме яңа объект төзелгәнлеге белән кызыксынды. Минтимер Шәймиев билгеләгәнчә, яңа объектларның төзелеше бик күп бәхәсләр тудырган. “Безнең тарихи урын бар, ә гыйбадәт кылу урыны юк, шуңа күрә мәчет төзергә карар кылынды, ләкин тарихи җирлектә”, - дип билгеләде М.Шәймиев. Ул искәртеп үткәнчә, Болгар ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы имемлегенә кертелергә дәгъва кыла. “Алар Болгарның танылган универсаль кыйммәтен таныдылар һәм эшләп бетерергә вакыт бирделәр. Без экспертларны чакырдык, эш алып барыла”, - дип ачыклык кертте ТР Дәүләт Киңәшчесе.

Соңыннан делегация вәкилләре 922 нче елда Идел буе болгарлары тарафыннан рәсми рәвештә исламны кабул итүгә багышланган Истәлек билгесендә булдылар. Монда аларны ТР МДН рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды. Кунакларга дөньядагы иң зур басма Коръәнне һәм Әл-Муктадир хәлифе илчелеге маршрутының картасын (Ибн Фадлан картасы) күрсәттеләр. И.Шувалов картаны караганнан соң, исламның Россия төбәкләрендә таралу картасын эшләргә тәкъдим итте.

Соңыннан кунаклар Истәлек билгесенең иң аскы катына төштеләр, анда музей-күргәзмә комплексы урнашкан. Монда Игорь Шувалов мөхтәрәм кунаклар кенәгәсендә түбәндәге язманы калдырды: “Мондый искиткеч комплексны булдырган кешеләргә һәм шәхсән Минтимер Шәймиевка рәхмәт сүзләре белән” («С благодарностью людям, которые создали такой великолепный комплекс, и лично Минтимеру Шаймиеву»). Язма астына Виктор Христенко һәм Евразия икътисади комиссиясе советының Беларусь Республикасы һәм Казакъстан вәкилләре кулларын куйдылар.

Шулай ук мөхтәрәм кунаклар Успения чиркәвендә, Төньяк төрбәдә, Җәмигъ мәчетендә, Хан сараенда, Һөнәрчеләр остаханәләрендә, Табиб йортында, Кече манарада, Ак мәчеттә һәм Икмәк музее экспозицияләрендә булдылар. Игорь Шувалов Ак мәчеткә бүләк итеп көмеш белән йөгертелгән Коръән тапшырды.

“Без Минтимер Шәймиевның ике тарихи һәйкәл – Болгар һәм Свияжск – белән җитди шөгыльләнүен беләбез. Бүген, Евразия икътисади комиссиясе советы утырышы уздырылганда, без әлеге урыннарның берсендә һичшиксез булырга кирәк, дип уйладык. Без барыбыз да, әлбәттә, 3 елда ирешелгән нәтиҗәләргә таң калдык. Монда бернәрсә дә юк иде диярлек, күбесе җимерелгән иде. Бу башкарган эшләр өчен, Минтимер Шәймиевка һәм аның тарафдарларына зур рәхмәт”, - диде, истәлекле урыннарны карап чыкканнан соң, журналист белән әңгәмәсендә Игорь Шувалов. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге проект, шул исәптән, чит илдә яшәүчеләр дә биргән акчалар ярдәмендә тормышка ашырылган.

“Татарстан халкын мондый матур урын булуы белән котлый гына алам. Болгарда мөмкин кадәр күбрәк туристларның булуын телим”, - диде И.Шувалов.

“Без Болгарны кунакларга күрсәтеп, горурлык хисен кичерәбез, - дип билгеләде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов. – Без монда килгән саен нәрсәнедер эшләп бетермәдек әле дигән хис тойдык. Бүгенгә күп нәрсә башкарылды инде, кунакларга күрсәтер нәрсә бар. 3 елда бик зур эш башкарылды, аны Минтимер Шәймиев, “Яңарыш” республика фонды, археологлар, меценатлар, әлбәттә, федераль Хөкүмәт башкарды, Владимир Путиннан тиешле йөкләмә бар иде. Ел саен федераль үзәк ярдәм итә, республика бюджетыннан да акчалар бүлеп бирелә, мәсьәлә бөтен дөнья белән хәл ителә”.

Казакъстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Бакытжан Сагинтаев белдергәнчә, ул Болгарда башкарылган эшнең масштабларын күз алдына китермәгән. “Без монда укучыларга экскурсияләр уздырылуын күрәбез. Кешеләрнең тарихны китаплар буенча гына түгел, ә күреп белүләре бик мөһим. Бездә Казакъстанда шулай ук охшаш программа – “Тарих агымында халык”- тормышка ашырыла. Халык бу тарихны булдырган, һәм без аны сакларга тиеш”, - диде ул, соңыннан монда тарихи һәйкәлләрнең торгызылуы белән ТР халкын котлады, һәм Болгарда тагын да күбрәк туристлар булачагына ышанычын белдерде.

Делегация, Болгарда булганнан соң, бу минутларда Казанда уза торган Евразия икътисади комиссиясе утырышына юл алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International