Минтимер Шәймиев “Татарстан Республикасы. Мавыктыргыч сәяхәт” китабын тәкъдир итүдә катнашты

2013 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе
Бүген Казан Кремлендә “Татарстан Республикасы. Мавыктыргыч сәяхәт” китабын тәкъдир итү чарасы узды. Борынгы тарихы, бай мәдәнияте, гаҗәеп традицияләре белән горурланучы Татарстан буенча сәяхәткә чакыручы бу хезмәтне тәкъдир итү чарасында Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары Юрий Камалтынов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан муниципаль берәмлек башлыклары һәм шушы хезмәтнең дөнья күрүенә үз өлешен керткән башка затлар катнашты.

“Без шушы хезмәт өстендә эш барышында берничә тапкыр очрашып, фикер алыштык, барлык нечкәлекләрне исәпкә алырга тырыштык. Тулаем алганда, беренче омтылышыбыз мактауга лаек, дип уйлыйм. Республиканың күңелләрне яуларлык урыннары сурәтләнгән бу хезмәт укучыларга да, укытучыларга да ярдәм итәчәк, шул рәвешле, нинди җирлектә яшәвебезне тулы күләмдә күзалларга мөмкинлек бирәчәк. Бу хезмәт уйланырга, киңрәк күзалларга мәҗбүр итә. “Ач күзеңне, дөнья бу!” дигән гыйбарәгә тулысынча тәңгәл килә дип әйтер идем”, - дип белдерде Минтимер Шәймиев сәламләү чыгышында.

Минтимер Шәймиев билгеләп узганча, хезмәтне нәшер итү белән “ЛОГОС” нәшрият йорты шөгыльләнгән. Ул шулай ук мәдәнияткә ярдәм йөзеннән соңгы вакытларда “ТАИФ” ААҖ оешмасының да актив эшләвен белдерде. Дәүләт киңәшчесе 2 меңнән артык данә тираж белән шушы хезмәтне бастыруда финанслау җаваплылыгын үз өстенә алган “ТАИФ” компанияләр төркеме генераль директоры Альберт Шиһабетдиновка рәхмәтен җиткерде. Дәүләт киңәшчесе район башлыкларына мөрәҗәгать итеп, алар тарафыннан шикаятьләргә урын бирелә калса, иң элек уйланырга киңәш итте: иҗат төркеме районнарга сәфәр кылган чакта, алар үзләре бу эшкә җиренә җиткереп күңел биргәнме, әллә моны гадәти вакыйга итеп кабул иткәнме? “Дөрес, районга хас барлык мәгълүматны да колачлап булмый, әмма иң үзенчәлекле якларны чагылдырырга тырыштык”, - дип Минтимер Шәймиев. “Китапның барлык тиражы “Яңарыш” Республика фондына тапшырылган, һәм алга таба без алар белән мәдәниятның барлык өлкәләрен тәэмин итәчәкбез”, - диде ТР дәүләт киңәшчесе.

“ЛОГОС” нәшрият йорты директоры Максим Андреев республика турындагы бу хезмәтне чыгару үзләре өчен бик әһәмиятле проект булуына басым ясады. Нәшрият йорты колллективы бу проект өстендә ике ел эшләгән. Мөхәррирләр төркеме, фотографлар, журналистлар 43 муниципаль районы һәм 2 шәһәр округына берничә тапкыр сәфәр кылган, һәм нәтиҗәдә, сәнгати фотосъемкалар һәм тарихи очерклар пәйда булган. Китап Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзе белән ачыла. Максим Андреев әйтүенчә, аның тышлыгында борынгы Болгар шәһәрен урнаштыру турында карар кылынган. “Бу урын республиканың символына әверелде. Бу мәдәниятлар, цивилизацияләр багланышын таныклаучы турыдан-туры дәлил, шуңа күрә нәкъ менә шушы кадрны сайлау буенча шик булмады”, - ди ул. Аннан соң М. Андреев Минтимер Шәймиевкә истәлеккә китап тышындагы кебек үк сурәт төшерелгән картина бүләк итте.

Хезмәтне татарчага язучы, шагыйрә Флера Тарханова тәрҗемә иткән. Ул чыгышында тәрҗемәгә нибары бер ай гына бирелүен, һәм үзенең бер ай эчендә күләмле эш башкарганын билгеләп үтте.

Рус, татар, инглиз һәм гарәп телләрендә дөнья күргән китапта республиканың һәр почмагы әйтеп бетергесез табигый матурлык дөньясы буларак гәүдәләндерелгән. Хезмәтнең төп үзенчәлеге шунда: анда сәясәткә кагылыш бөтенләй юк, без күнеккән рәсми хроникага урын бирелмәгән, төп игътибар халык традицияләренә, уникаль тарихи фактларга, җирле табигатькә, ә иң мөһиме – ватаныбызда гомер кичереп, фидакарь хезмәт итүче кешеләргә игътибар бирелә. Татарстан турындагы төсле буяуларга бай тасвирлы бу басма кунакланы, туристларны төбәк тарихы, танылган һәм үз халкының гади вәкилләре язмышы белән таныштырачак. Бу республикадагы һәр районга урын бирелгән беренче басма. Һәр район турында уртача 4-5 битлек мәгълүмат урын алган. Бүгенге көндә Татарстан мәйданы һәм халкы тыгызлыгы буенча күп кенә Ауропа илләрен дә узып китә. 43 районда һәм 14 шәһәрдә 3,7 миллионннан артык татарстанлы гомер кичерә. Һәр районның үз холкы, гореф-гадәтләре, үз серләре, хәзинәләре бар.

Тәкъдир итү чарасы ахырында Минтимер Шәймиев район үзәкләрендә эшләүче музей хезмәткәрләренә рәхмәтен ирештерде. Ул ассызыклаганча, алар китап өстендә эшләүче иҗат төркеменә район тарихы, мәдәнияте турында тәфсилле мәгълүмат биреп, һәрьяклап ярдәм күрсәтергә омтылган. “Без бу эшне бергәләп ерып чыгып кына калмадык, тагын бер кат бөтен дөньяга булдыклылыгыбызны күрсәттек”, - дип җөпләде ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International