Минтимер Шәймиев мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә катнашты

2024 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Лаеш районының Усады авылындагы «Инноватика» күп юнәлешле лицеенда мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Үз нотыгында республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр иткәнчә, узган ел Татарстанның һөнәри белем бирү учреждениеләреннән 22 меңнән артык кеше чыгарылган. Аларның 75%ы бюджет нигезендә белем алган. Алган белгечлекләре буенча чыгарылыш укучыларының 68%ы эшкә урнаштырылган. Шул ук вакытта белгечлекләре буенча эшкә урнашу дәрәҗәсе 50%тан түбән булган техникумнар һәм көллиятләр дә бар. Алар арасында Чирмешән аграр техникумы, Түбән Кама индустриаль техникумы, Бөгелмә аграр көллияте һәм башкалар бар.

Рөстәм Миңнеханов әлеге уку йортлары директорларына ихтыяҗ булган белгечлекләр файдасына кадрлар әзерләү системасын яңадан карап чыгарга кушты. "Бу бернигә дә ярамый. Безгә ким дигәндә 90%ын эшкә урнаштырырга кирәк. Кадрлар комиссияләрен үткәрегез һәм ни өчен шундый түбән күрсәткечләр булуын ачыклагыз. Кирәкле белгечләр әзерләсеннәр", - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Рәисе ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгына.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, югары уку йортлары, техникумнар һәм көллиятләр потенциаль эш бирүче предприятиеләр белән тыгыз элемтәдә эшләргә тиеш. Уңышның нигезе шунда. "Эш бирүче мәгариф учреждениеләре тормышында катнашкан урыннарда нәтиҗә бар. Базарда нинди белгечләр кирәклеген, предприятиеләрдә нинди кадрларга ихтыяҗ булуын анализларга кирәк. Татарстан - сәнәгать ягыннан алга киткән республика, бездә төрле профильдәге җитештерүләр күп. Шуңа күрә безнең өчен иң мөһиме - хезмәт ресурслары. Белгечләр әзерләгәндә безнең эш бирүчеләр, югары уку йортлары, ресурс үзәкләре бербөтен булып эш итәргә тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Утырыштан соң Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың педагоглар династияләре белән очраштылар. Очрашуда Ханнановлар-Яппаровлар (Әгерҗе районы), Вәлиәхмәтовлар (Әлмәт районы), Курасовлар-Григорьевлар (Лаеш районы), Гатиннар-Ганиевлар (Кукмара районы) һәм Пудовиклар (Казан) педагоглар династияләре вәкилләре катнашты. Алар гаилә традицияләре, үз династияләре тарихы турында сөйләделәр, шулай ук педагог һөнәренә мөнәсәбәтләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International