Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинны 70 яшьлек юбилее белән котлады
2013 елның 18 октябре, җомга
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Татарстанның халык шагыйре, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Равил Фәйзуллинның 70 яшьлек юбилеена багышланган кичә узды. Юбилярны котларга ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, дуслары, коллегалары, аның иҗатын яратучылар килде.
Бу кичәдә Равил Фәйзуллинны беренче булып Минтимер Шәймиев котлады. Ул әлеге кичәне “поэзия бәйрәме” дип атады. “Моның бер мәгънәле сәбәбе бар: бу – халыкның хөрмәтле шагыйре Равил Фәйзуллинның 70 яшьлек юбилее”, - дип, ТР Дәүләт Киңәшчесе әдипнең иҗат юлын “җидедәге – җитмештә” дигән ике сүз белән әйтеп булуын белдерде. “Бу егет – безнең Халык шагыйребез мәктәп елларыннан башлап шигырь язган укучы бала. Менә шуннан башланган иҗат ул”, - диде М.Шәймиев. “Нинди мәгънәле, нинди эчтәлекле, йөрәккә үтеп керерлек синең шигырьләрең. Боларны укырга да, укырга, тыңларга да тыңларга, төшенергә дә кирәк. Чөнки заманы шундый: безгә сезнең һәм башка язучыларның иҗатларында заман куйган күп сорауларга җавап табарга тырышырга кирәк. Ул җаваплар анда бар”, - дип бәяләде әдипнең иҗатын ТР Дәүләт Киңәшчесе, кыска юллар аша да аның тирән фикерләргә этәрүен билгеләп үтеп.
“Равил Фәйзуллин – республикабызны бөтен дөньяга таныткан горурланырлык егетләребезнең берсе”, - дип, ТР Дәүләт Киңәшчесе моның өчен аңа баш иеп, рәхмәтен җиткерде. “Казан утлары” журналы баш мөхәррире буларак, Равил Фәйзуллин баш шагыйрьләрнең дә иҗатларын да халыкка җиткерү белән шөгыльләнгән кеше дә. Бүген юбилей кичәсе булса да, теләк-тәкъдимнәрсез дә булмады – М.Шәймиев әлеге журналның эшчәнлеген көчәйтеп җибәрергә киңәш итте.
Минтимер Шәймиев Равил Фәйзуллинга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлаулар һәм автомобиль ачкычы тапшырды.
Котлаулар Равил Фәйзуллин сүзләренә язылган җырлар, музыкаль номерлар һәм ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары башкаруында биюләр белән аралаштырылып барды.
Юбилярны шулай ук Төркиянең тел белгече Мостафа Өнәр, Башкортстан шагыйре Равил Бикбаев,Мәскәүдә яшәүче милләттәшебез Равил Мирхәйдәров, ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, Кабарда-Балкария шагыйре Муталиб Бикбаев һ.б. котлады.
Габдулла Тукай шигырьләре аша татар телен өйрәнгән Мостафа Өнәр, күп милләттәшләребезгә үрнәк булырлык итеп, фикерләрен туган телебездә җиткерде. Татар телен өйрәнүдә беренче укытучым - бөек татар шагыйре Габдулла Тукай булса, икенчесе - “Казан утлары” журналы, диде ул.
Равил Мирхәйдәров, Равил Фәйзулинны бик югары бәяләп, аның кан тамырларында “шагыйрь каны” агуын билгеләп үтте. Аның бөтен гомере сәнгать белән бәйләнештә узуын, шуның белән бөтен дөньяның хөрмәтен казануын билгеләп үтте.
Юбилярны шулай ук аның замандашлары – атаклы шагыйрьләр: Ренат Харис, Рәдиф Гаташ, Гәрәй Рәхим котладылар.
Кичәнең ахырында Равил Фәйзуллин үзенең шигырьләрен укыды, котлаулар өчен барысына да рәхмәт белдерде.
“Татар-информ” МА, ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
17
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә»
"Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау безгә халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә", - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт Советы утырышында, Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына аңлатма биреп.
13
март, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев XIV Республика ифтарында катнаштылар
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә XIV Республика ифтары узды. АндаТатарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Аларны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин озата йөрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз