Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев бөек рус шагыйре Александр Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салуда катнаштылар

2025 елның 6 июне, җомга

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек рус шагыйре Александр Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салуда катнаштылар.

Һәйкәл Казан үзәгендә, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры бинасы янында урнашкан.

Тантана Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 226 ел тулуга багышланды.

Тантана башланганчы биредә Пушкин шигырьләре, шәһәрнең иҗат коллективларыннан вокаль композицияләр һәм рус классикларының музыкаль әсәрләре яңгырады. Шагыйрьне искә алырга иҗат зыялылары, педагоглар, мәктәп укучылары җыелган иде.

Чарада Казан мэры Илсур Метшин, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР фән һәм мәгариф министры Илсур Һадиуллин, ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.

Чәчәкләр салганнан соң Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар тантаналы чарага Муса Җәлил ис. ТДАОһәмБТна юнәлделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International