Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова “Изге Болгар җыены” уңаеннан Татарстан халкын котлады
2015 елның 14 июне, якшәмбе
Бүген Болгарда “Изге Болгар җыены”ның тантаналы ачылышында ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокованың шушы билгеле вакыйга уңаеннан котлавы укылды.
“Татарстан өчен мөһим булган, Ислам динен кабул итүнең тарихи әһәмияте, ел саен борынгы Болгарның изге җиренә хаҗ кылучылар агымын җәлеп итә, бу тарих, мәдәният һәм диннең ачык символы буларак кабул ителә.
Һичшиксез, күп гасырлар дәвамында Болгар Россия һәм бөтен дөнья мөселманнары өчен изге урын булып тора.
Болгарда Ислам динен кабул итү уңаеннан оештырыла торган тантана быел, ЮНЕСКО тарафыннан Болгар тарих-археология комплексының дини һәм рухи әһәмиятлелеге танылып, Бөтендөнья мирас исемлегенә кертелгәннән соң беренче тапкыр уздырыла.
Бүген мәдәниятара һәм динара диалог аерым әһәмиятлелек ала: бик еш нәфрәткә өндәүче , яисә дин тәрбиясезлеккә яки конфликт нәтиҗәләренә ничек түзә, дигән сөйләшүләрне ишетергә туры килә.
Бу дөрес түгел, шуңа да түземлелек өчен көрәшне дәвам итү бик мөһим. Безнең мәдәни мирасыбыз – бу көрәш юлларының берсе.
Ассызыклап әйтергә кирәк, Болгар үзара аңлашу һәм төрле диннәр арасында диологның үрнәге булып хезмәт итәргә мөмкин.
ЮНЕСКО да Татарстан Хөкүмәте һәм Президентының уникаль тарихи объектларны яңадан торгызуга күпме игътибар бирүен яхшы беләләр. Мәдәни-тарихи мирасны киләчәк буыннар өчен саклау максатында республиканың зур эшен таныйбыз, бу күп милләтле Татарстанга киләчәктә дә, хәзер инде бөтендөнья мирасы булган борынгы Болгарны саклау буенча ЮНЕСКОның бөтен таләпләрен үтәргә мөмкинлек бирәчәк!”, - диелә ЮНЕСКО генераль директоры юлламасында.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
гыйнвар, 2026 ел
Владимир Путин Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлады
Бүген кич Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка шалтыратып, аны туган көне белән котлады.Әңгәмә барышында Владимир Путин Минтимер Шәрип улының күтәренке тавышын ишетергә шат булуын билгеләп үтте һәм аңа сәламәтлек һәм иң яхшы теләкләр теләде.
Михаил Мишустин Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады.
Минтимер Шәймиев туган көне белән котлаулар кабул итә
Бүген Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка 89 яшь тулды. Аның адресына дәүләт, төбәк һәм республика җитәкчеләреннән, җәмәгатьчелек вәкилләреннән, фән, мәгариф һәм мәдәният эшлеклеләреннән, ил һәм Татарстан халкыннан күп санлы котлаулар килә.
18
декабрь, 2025 ел
Минтимер Шәймиев ТР Муниципаль берәмлекләре советының XX съезды эшендә катнашты
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советының XX съезды узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Федерация Советының Конституцион законнар һәм дәүләт төзелеше комитеты рәисе Андрей Клишас, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатлары ветераннары һәм «Батырлар. Герои Татарстана» мәгариф прогаммасында катнашучылар, республиканың барлык 956 муниципаль берәмлеге вәкилләре каташты. Видеоэлемтә аша съездда катнашучыларны Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар комитеты рәисе Павел Крашенинников сәламләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз