Бүген Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәте РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе белән берлектә “Казан-Арена” стадионында III Республика ифтарын – Рамазан аенда авыз ачу ашын уздырды.
“Казан-Арена” стадионында 5 меңгә якын кеше җыелды. Гадәттәгечә ифтарга күп балалы һәм аз милекле гаиләләр, инвалидлар, ятим балалар чакырылды.
III Республика ифтарында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Үзәк Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Самигуллин, Дагыстан, Чечня, Мәскәү һәм Россиянең башка берничә регионы мөселман руханилары вәкилләре, мөселман илләренең генконсуллары, милли республикаларның вәкаләтле вәкилләре, сәяси һәм иҗтимагый эшлеклеләр катнашты.
Ифтар кояш батуга башланды. Катнашучылар бергәләп намаз укыдылар, шуннан табын алдына утырдылар. Ифтар өчен махсус пылау пешерелде, ә алдан чакырылмаганнарга оештыручылар тәм-томлы ланч-бокслар әзерләде.
Ифтар тәмамлангач, мөфти Камил хәзрәт Самигуллин журналистларга хәбәр иткәнчә, III Республика ифтарының масштабы һәм катнашучылар саны шулкадәр зур, аны хәтта федераль дип атап була. Ул ифтарны әзерләүчеләр һәм катнашучыларга рәхмәт белдерде.