Минтимер Шәймиев “Татарстанда ХХ-ХХI гасырлар чигендә гуманитар фәннәр” темасына узган фәнни конференциядә катнашты

2015 елның 7 октябре, чәршәмбе
Бүген ТР Фәннәр академиясендә “Татарстанда ХХ-ХХI гасырлар чигендә гуманитар фәннәр” темасына фәнни конференция ачылды. Ул ТР Фәннәр академиясенә нигез салучы һәм аның беренче президенты Мансур Хәсәновның тууына 85 ел тулуга багышланган иде.
Конференция кысаларында рус телендәге 6 томлы “Татар энциклопедиясе”н презентацияләү булды.

Бу чарада галимнәр, ТР министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, РФ Дәүләт Думасы һәм ТР парламенты депутатларыннан тыш, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә катнашты. Конференциянең ачылу өлешенә ТР Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәләхов рәислек итте.
Конференциягә шулай ук Башкортстан Республикасының “Башкорт энциклопедиясе” фәнни-нәшрият комплексы генераль директоры Вилдан Сәетов, Россия ФА Урал бүлеге Удмуртия тарих, тел һәм әдәбият институты директоры Алексей Загребин, Марий Эл Тел, әдәбият, тарих институты директоры Александр Казимов һәм Россия төбәкләреннән галимнәр килгән.

“Мансур Хәсәнов бик зур шәхес иде. Аның нинди тирән, нинди холыклы, нинди кеше булуын, аның фикер агышын ачыклау өчен Мансур Хәсәновны якыннан белү кирәк, - дип сүз башлады Минтимер Шәймиев. – Миңа калса, ул безнең арадан әле тулысынча ачылып бетмичә китте. ХХ-ХХI гасырлар чигендә үзенчәлекле холыклы, оештыру сәләтенә ия булган, үз республикасына, татар халкына хезмәт иткән бу кеше юкка гына тумаган. Ул чорының бөтен мөмкинлекләрен файдаланып эш итте”, - диде ТР Дәүләт Киңәшчесе ТР Фәннәр академиясенең беренче президенты хакында.

Минтимер Шәймиев Мансур Хәсәновның кайда гына эшләсә дә, тирән эз калдыруын искәртте һәм аның истәлегенә Казанның Арча кыры зиратында бюст ачуны зур эш дип атады.

“Мин республика җитәкчесе булган чорда да дәүләт төзелешендә гуманитар өлкәдә зур эшләр башкарылды. Ул чорда нинди министрлар эшләде, нинди кыен мәсьәләләрне чишәргә туры килде... Кадрлар көчлелеге нәтиҗәсендә, ныклы традицияләр урнашты. Алар бик кыен шартларда республика һәм халыкка хезмәт итте”, - диде Минтимер Шәймиев чыгышында.

ТР Фәннәр академиясе барлыкка килү тарихына тукталып, ТР Дәүләт Киңәшчесе аның буш урында гына булдырылмавын искәртте. Ул шулай ук фән белән шөгыльләнүчеләрне тыймаска, әлеге юнәлештә теләсә кем эшчәнлек алып бара алмавына да басым ясады һәм андый кешеләрне мәктәп яшеннән үк үстерергә һәм аларга ярдәм итәргә кирәклеген әйтте.

“Халыкның традицияләрен саклау, аларны берләштерү өстендә үзебездән башка берәү дә эшләмәячәк. Дөнья безгә ачык. Шул шартларда без, үзебезне, лаеклы рәвештә, үзебезне күрсәтә белергә тиеш”, - диде Минтимер Шәймиев залдагыларга мөрәҗәгать итеп.

“Бу еллар дәвамында Мансур Хәсәнов җитәкчелегендә “Татар энциклопедиясе” эшләнелде − бу бик зур эш һәм аны тиешле бәяләргә кирәк”, - диде һәм төрле юнәлешләр буенча да энциклопедияләр төзү буенча фикерләр, заказлар булуын искәртте. - Бүгенге конференциянең максаты − гуманитар юнәлешне үстерү. Уңышлар бер көндә генә килми, тарих битләрендә бу бик кыска вакыт. Үз-үзебезне күрсәтергә һәм иҗат итәргә кирәк”, - диде Минтимер Шәймиев.

Мәгъзүм Сәләхов та Мансур Хәсәновка бюст ачылуны зур вакыйгага тиңләде. “Ул үзе исән вакытта ук үзенә һәйкәл куйган бәхетле кешеләрнең берсе иде. Аның хакында сүз чыкса, без бары яхшы һәм җылы сүзләр генә ишетәбез. Ул мәсьәләне хәл итү юлын таба белде һәм Татарстан халкына хезмәт итте”, - диде ул.

1991 елда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясен булдыру турында Указ имзалана. Әмма Указ имзалану һәм академияне булдыру − икесе ике әйбер. Мансур Хәсәновның галим булуы өстенә оештыру сәләте булуы бик зур әһәмиткә ия. Татар теле һәм татар халкына бәйле булган тикшеренүләр бик мөһим иде һәм ул гуманитар өлкәдә эшчәнлек алып барды, диде М. Сәләхов һәм ТР Фәннәр академиясенең беренче президенты татар халкы мирасын торгызу буенча зур эшләр башкаруын ассызыклады.

Конференция барышында республиканың күренекле җәмәгать эшлеклеләре, танылган галимнәр, шагыйрьләр, язучылар, хезмәттәшләре һәм дуслары Мансур Хәсәнов турында истәлекләре белән уртаклашып чыгыш ясадылар.
Шулай ук хәзерге шартларда гуманитар фәннәрнең үсеше проблемалары хакында фикер алыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International