Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев Ирина Влах белән очрашты
2015 елның 20 октябре, сишәмбе
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фонды Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев Молдавия Республикасының Гагаузия автоном-төбәк берәмлеге башлыгы Ирина Влах белән очрашты.
Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Гагаузия делегациясе әгъзалары катнашты.
Ирина Влах Минтимер Шәймиевкә очрашу һәм Гагаузиягә даими ярдәме өчен рәхмәт белдерде.
“Без Сезне Татарстан Республикасы һәм гагаузия арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне башлап җибәрүче дип саныйбыз. 1999 елның май аенда Сез безнең беренче килешүне имзаладыгыз. Без моны бик яхшы хәтерлибез. Бу чынлап та беренче, безнең өчен бик мөһим адым иде. Сезнең җиңел кул белән болар барысы да дәвам итте һәм менә 16 ел инде без сезнең белән хезмәттәшлек итәбез һәм бу безнең автономия халкы тарафыннан бик уңай кабул ителә”, - диде ул.
Минтимер Шәймиев кунакларга Татарстанның федераль үзәк белән мөнәсәбәтләр төзүдә тәҗрибәсе турында сөйләде, бу тәҗрибә Гагаузия өчен дә файдалы булырга мөмкин.
Ирина Влах билгеләгәнчә, гагаузлар автономияне сугышларсыз гына ала алган. “Мин барлык элемтәләрне яңадан барлап, бергә эшләрбез дип ышанам. Без икътисади, сәүдә, фәнни, мәдәни хезмәттәшлеккә өметләнәбез”, - дип ассызыклады ул.
Минтимер Шәймиев шулай ук кунакларга “Мәдәни мирас: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлеге” мәдәни-тарихи проект һәм “Яңарыш” фондының эшчәнлеге турында сөйләде. Һәм бу шәһәрләрне җәйге айларда килеп күрергә чакырды.
Бүген Гагаузия делегациясе әгъзалары КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының уку-лаборатория кампусында, “Эйдос” медицина симуляторларының төбәк инжиниринг үзәгендә, “Казан” агросәнәгать паркында, Татарстанның дәүләтчелек музеенда булды.
Шулай ук татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу узды. Татарстан Республикасы белән Гагаузия арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча чаралар планы имзаланды.
Кунаклар алга таба “Химград”технополисында, “Татспиртпром” ААҖ музей-кибетендә булачак һәм С.Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында ТР Дәүләт симфоник оркестры концертын караячак.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
гыйнвар, 2026 ел
Владимир Путин Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлады
Бүген кич Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка шалтыратып, аны туган көне белән котлады.Әңгәмә барышында Владимир Путин Минтимер Шәрип улының күтәренке тавышын ишетергә шат булуын билгеләп үтте һәм аңа сәламәтлек һәм иң яхшы теләкләр теләде.
Михаил Мишустин Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады.
Минтимер Шәймиев туган көне белән котлаулар кабул итә
Бүген Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка 89 яшь тулды. Аның адресына дәүләт, төбәк һәм республика җитәкчеләреннән, җәмәгатьчелек вәкилләреннән, фән, мәгариф һәм мәдәният эшлеклеләреннән, ил һәм Татарстан халкыннан күп санлы котлаулар килә.
18
декабрь, 2025 ел
Минтимер Шәймиев ТР Муниципаль берәмлекләре советының XX съезды эшендә катнашты
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советының XX съезды узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Федерация Советының Конституцион законнар һәм дәүләт төзелеше комитеты рәисе Андрей Клишас, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатлары ветераннары һәм «Батырлар. Герои Татарстана» мәгариф прогаммасында катнашучылар, республиканың барлык 956 муниципаль берәмлеге вәкилләре каташты. Видеоэлемтә аша съездда катнашучыларны Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар комитеты рәисе Павел Крашенинников сәламләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз