Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты каршындагы Коррупциягә каршы советны ТРда Коррупциягә каршы эшне координацияләү комиссиясенә үзгәртү турындагы указны имзалады.
Бу хакта бүген ул Казан Кремлендә ТРда Коррупциягә каршы эшне координацияләү комиссиянең беренче утырышында белдерде. Анда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Чара республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, иҗтимагый һәм дини конфессия вәкилләре катнашында киңәйтелгән форматта узды.
Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты каршындагы Коррупциягә каршы советны ТРда Коррупциягә каршы эшне координацияләү комиссиягә үзгәртү турындагы указны 13 октябрьдә РФ Президенты Владимир Путин Указына нигезләнеп имзалады. "Аның беренчел бурычлары - Россия Президенты каршындагы коррупциягә каршы совет һәм аның президиумы карарларын башкаруны тәэмин итү", - дип билгеләп үтте ТР Президенты.
Шулай итеп, Россиянең бөтен территориясендә коррупциягә каршы системада стандартлаштыру һәм билгеле вертикаль урнаштыру турында нәтиҗә ясарга мөмкин. Бу эшне мониторинглау максаты белән Россиянең барлык субъектлары өчен квартал саен хисап ясалачак. Коррупциягә каршы көрәш буенча субъектлар рейтингын эшләү көтелә". Аның сүзләренә караганда, һәр җитәкче тиешле эшне оештыру өчен җаваплылык тоярга тиеш.
Комиссия республиканың дәүләт хезмәтен башкаручы затларга карата мәнфәгатьләр низагы мәсьәләләрен караячак. Шәхси мәнфәгатьләр буенча чикләүләр катгыйланды. Ул хәтта файда алган вазифаи затларга карата гына түгел, ә алар белән якын туганлык мөнәсәбәтләрендә булучыларга да кагыла. Моннан тыш, хокук бозучыларга җаваплылык арттырылган, эштән азат итү дә мөмкин.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук ТР Президенты каршындагы Коррупциягә каршы советның элек башкарган эшенә дә нәтиҗә ясады. Узган елда советның эшчәнлеге коррупциягә каршы сәясәтне чынга ашыру, дәүләт идарәсен ачык итү, контроль эшчәнлектә һәм статистика хисабында тәртип салу, бюджет акчаларын һәм дәүләт милкен кулланганда хокук бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән иде, бигрәк тә җир белән эш иткәндә.
Кабул ителгән чаралар арасында Рөстәм Миңнеханов арттырып язуларны кыскарту буенча эшне билгеләп үтте. Шулай итеп, 2013 елда совет эше йомгаклары буенча, статистика хисабын дөрес язмау нәтиҗәсендә, авыл хуҗалыгы производствосы линиясе буенча бюджетка дистәләгән миллионлык зыян китерелгән. Агымдагы елда арттырып язу фактлары урманчылык өлкәсендә күзәтелгән. Алар булмаган хокук бозулар буенча ялган беркетмәләр төзегән. 75 җинаять ачыкланган.
"Республикада күзәтчелек һәм контроль органнары җитәрлек, әмма һәркем үзенчә эшли. Эшләрен ахырына кадәр эшли белмәү һәм теләмәү халыкта канәгатьсезлек уята. Проблемалар турында ачык сөйләшү зарур, ихтыяҗ булса, эшне оештырырга сәләтсез җитәкчеләргә карата чаралар күрергә кирәк", - диде республика лидеры.
Утырышта файдалы казылмалар һәм урман фонды җир участокларын һәм су объектлары урнашкан участокларны кулланганда хокук бозу очракларын ачыклау һәм кисәтү, коррупцион рискларны киметү һәм электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең нәтиҗәлелеген күтәрү, шулай ук ТРда Коррупциягә каршы эшне координацияләү комиссиянең президиумын оештыру һәм регламентын раслау мәсьәләләре каралды.
Рөстәм Миңнеханов бигрәк тә беренче мәсьәләгә тукталды, чөнки соңгы вакытта җир участокларына һәм яр буе участокларына җинаять һәм коррупцион билгеләре булган үзләштерергә маташу очраклары ешайды.
Бүген республиканың урман кадастрында гомуми мәйданы 1 млн 200 мең гектардан артык 25 мең участок бар. Шулай итеп, шартлы чикләрдә урман фондының 98 процентына милек хокукы теркәлгән.
2008 елдан башлап, 346 мең га урман участогында гына межалау үткәрелгән, ә дәүләт килешүләре буенча кадастр хисабына 118 мең гектар участок кына куелган, ягъни урман фондының 13 процент җире генә исәпкә куелган.
Су саклау зоналары буенча да охшаш вазгыять. "Җир асты байлыклары, урман һәм су - һәркем куллана алырлык безнең уртак байлык, әмма су янына килеп тә булмый диярлек, - барысын да уратып алганнар һәм хосусый төзелеш эшләре бара. Урманда коттеджлар төзелгән, агачларны кисәләр. Кызганычка каршы, һәр районда законсыз карьерлар эшли", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Республикада ярты ел участокларны хисапка алу мәсьәләләре буенча махсус төркем эшли, әлегә нәтиҗә юк. "Һәркем үз вәкаләтләрен һәм җаваплылыкны бүлә, мондый битарафлык булырга тиеш түгел. Бүген без эш алып бармаган затларны билгеләргә, хәл итү юлларын табарга тиеш", - диде Татарстан Президенты.
Соңыннан республикадагы вазгыять турында ТР прокуроры урынбасары Сергей Старостин доклад белән чыгыш ясады.