Минтимер Шәймиев Эдвард Радзинский белән очрашты

2015 елның 20 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген Казан Кремлендә Россиянең танылган язучысы, драматург, тарихчы Эдвард Радзинский белән очрашты.

Эдвард Радзинский Казанга 16 ноябрьдә килде, республика башкаласының күренекле урыннарында булды: Казан Кремле, Бауман урамы, Сәйдәшев исемендәге зур концерт залы, В.И. Качалов исемендәге рус зур драма театрында спектакль карады. Кичә “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында “Серле Россия” циклыннан “Хатын-кызлар патшалыгы” дигән иҗат кичәсе зур уңыш белән узды.

Бүгенге очрашу язучының иҗат кичәсеннән алган тәэсирләре белән уртаклашудан башланды. Эдвард Радзинский билгеләгәнчә, аңа Казан халкы бик ошаган, аның чыгышын зал тын калып тыңлаган. Ул шулай ук Казан шәһәренә соклануын белдерде. Республика җитәкчеләренең мәдәният өлкәсенә актив ярдәм итүләре бик күренә, дип билгеләде ул.

Минтимер Шәймиев кунакка “Мәдәни мирас: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлеге” мәдәни-тарихи проекты һәм “Яңарыш” фондының эшчәнлеге турында сөйләде.

Очрашу барышында Минтимер Шәймиев һәм Эдвард Радзинский нигездә X-XVI йөзләрдә борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрлегенә кагылган вакыйгалар турында сөйләштеләр.

Эдвард Радзинский очрашудан соң Зөя утрау-шәһәрлегенә бару теләген белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International