Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Екатеринбургка Борис Ельцинның Президент үзәген ачуда катнашу өчен килде.
Тантанада шулай ук Казан мэры Илсур Метшин һәм “Казан Кремле” музей-саклаулыгы директоры Зилә Вәлиева катнашты.
Минтимер Шәймиев Екатеринбургка килеп җитүгә ТРның Урал төбәге буенча даими вәкиллегендә булды һәм Свердловск өлкәсе Хөкүмәт рәисе урынбасары – Свердловск өлкәсе Хөкүмәт хакимияте җитәкчесе Азат Салихов, ТРның Урал төбәге буенча даими вәкиле вазифасын башкаручы Хәйдәр Гыйльфанов, Свердловск өлкәсе Закон чыгару җыены депутаты Альберт Абзалов белән очрашты.
Аннары кунаклар Ельцин Үзәккә юнәлделәр, анда Үзәкнең башкарма директоры урынбасары Людмила Телень Минтимер Шәймиев өчен музей буенча экскурсия уздырды. Аның сүзләренчә, Үзәкнең миссиясе – Россиянең беренче президентының һәм аның эпохасының тарихи мирасын саклау.
Музейда иң заманча технологияләр, архив фотолары, артефактлар файдаланылган. Үзәктә шулай ук китапханә, архив, белем бирү һәм балалар үзәкләре, күргәзмә заллары бар.
Президент үзәген ачу тантанасына Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев, Борис Ельцин белән эшләгән дәүләт җитәкчеләре, танылган сәясәтчеләр, мәдәният эшлеклеләре, журналистлар, Россиянең беренче президентын якыннан белгән кешеләр - аның курсташлары, президент командасы әгъзалары, туганнары килгән.
Владимир Путин үзенең чыгышында бу хөрмәт Россиянең беренче президентына гына күрсәтелмәвен билгеләде. "Бу үзәк безнең ил тарихында тулы бер эпоханың - кискен, бик мөһим, катлаулы, һәм әлбәттә каршылыклы үзгәрешләр эпохасының чагылышы", - диде ул.
Аннары Наина Ельцина сүз алды. Ул барлык үзәкне төзүдә катнашучыларга, В. Путинга, Д. Медведевка, музейга үзенең иҗаты, эше һәм акчалата ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт белдерде.
Тантаналы өлеш тәмамланганнан соң, Минтимер Шәймиев үзенең тәэсирләре белән уртаклашты. “Мине Үзәкне төзүдә башкарылган эшләрнең күләме шаккатыра. Заманча технологияләр нигезендә бик яхшы үзәк булдырылган”, - дип белдерде ул.