Минтимер Шәймиев ТР Президенты каршындагы милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышында катнашты

2015 елның 4 декабре, җомга

Дәүләт көчле яшьләр сәясәтеннән башка үсә алмый. Бу иҗтимагый үсешнең стратегик ресурсы. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты каршындагы милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләр буенча совет һәм РФ Иҗтимагый палатасының милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләрне камилләштерү комиссиясенең уртак утырышында белдерде.

Бу чара Казан Кремлендә узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Андрей Меженько, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Алексей Симонов, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләрне камилләштерү комиссиясе рәисе Иосиф Дискин кебек рәсми затлар катнашты.

Киңәшмә барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. 

Үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Россиядә дәүләтнең иҗтимагый-сәяси корылышында һәм тормыш рәвешендә җитди үзгәрешләр булды. Кайбер илләр һәм халыклар белән үзара мөнәсәбәтләр үзгәреш кичерде. Миграцион агымнар арту, илләр чикләренең ачык булуы, радикализм һәм экстремизм күренешләре үсү – безгә мондый тышкы янаулар һәм өндәүләр белән эш итәргә туры килә.

“Бу шартларда безнең яшь буын гражданнар зур тормыш юлына баса. Барлык бу үзгәрешләр яшьләрнең тормышка карашын формалаштыруга йогынты ясамый калмый”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

“Бүген җәмгыятьтә, көчле яшьләр сәясәтеннән һәм гомумграждан бердәйлегеннән гайре, дәүләтне үстереп булмаганны аңлыйлар. Яшьләр илнең инновацион үсешендә зур роль уйный. Алар – җәмгыятьне үстерүнең стратегик ресурсы”, – дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Андрей Меженько патриотизмны формалаштыру Россия милләте бердәмлеген ныгыту буенча төп нигезләрнең берсе булуын, агентлыкның өстенлекле бурычы булуын ассызыклады. Ул яшьләр белән эшчәнлекнең, шулай ук, аларда Ватанны ярату хисен тәрбияләү эшенең мөһимлегенә басым ясады.

Алексей Симонов утырышта катнашучыларны Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле исеменнән сәламләде. Ул көн үзәгенә куелган

мәсьәләләр буенча Татарстан белән актив хезмәттәшлек итәргә һәм төбәкнең тәҗрибәсен округ күләмендә гамәлгә ашырырга әзерлеге турында белдерде.

Иосиф Дискин белдергәнчә, бүген илдә шундый вәзгыять күзәтелә: моңарчы компетенцияләр мәктәбе белән мавыгу гражданлык һәм патриотлык тәрбиясе бурычларын читтә калдырып килгән. “Безнең тәрбия системасы гражданин һәм патриот мәктәбе булудан туктады. Бәлки, безгә Президент инициативасы буенча булдырыла торган балалар оешмаларын башыннан ук балалар патриотик оешмасы дип атаргадыр”, - дип Иосиф Дискин бу мәсьәләдә мәгарифкә һәм яшьләр сәясәтенә кагылышлы кайбер закон чыгару актларын яңадан карарга тәкъдим итте. “Безнең сәясәт катгый төстә патриотлык һәм гражданлык тәрбиясе бурычларын хәл итүгә юнәлдерелгән булырга тиеш, моңа игътибар белән карарга кирәк”, - диде ул.

Утырышта, шулай ук, ТР халыкларының яшьләр ассамблеясе җитәкчесе Тимур Кадыйров, Мәскәү, Россиянең Үзәк төбәге һәм Чуашстан Республикасы мөфтие, РФ Җәмәгать палатасының милләтара һәм диннәрара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү буенча комиссия рәисе урынбасары Альбир Крганов, Россия Югары мөфтие Тәлгать Таҗетдин, Яр Чаллы шәһәре башлыгы Наил Мәһдиев һәм башкалар чыгыш ясады.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүгенге утырыш темасының көн үзәгендәге четерекле мәсьәлә булуын билгеләп узды. “Патриотлык мәсьәләләре төрле милләт һәм конфессия вәкилләрен берләштерә. Балаларны мәктәпләрдә тәрбияләү бүген аеруча актуаль. Без соңгы вакытта илгә янаган тышкы куркыныч тирәсендә берләшәбез, Ватаныбызны саклап калу өчен көчләребезне ныгытабыз”, - дип белдерде ул. Парламент башлыгы ТР халыклары ассамблеясенең уңышлы эшләвен билгеләп узды. “Төрле милләт вәкилләренең бергә җыелып, бу безнең туган йорт, һәм без аның иминлеге өчен җаваплы дип әйтүе яхшы форма”, - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов утырышның азагында бүгенге кебек уртак утырышлар күбрәк булуын теләде. Ул бу юнәлешәтә эшне калыплаштырырга, республика министрлыкларына, аеруча ТР Яшьләр эшләре һәм спорт, Мәгариф һәм фән министрлыкларына яшьләр сәясәтенә күбрәк игътибар юнәлтергә йөкләмә бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International