13 декабрьдә ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе, ЮНЕСКОның 70 еллыгына багышланган IV халыкара мәдәни форумда катнашу өчен Санкт-Петербургка килде. Форумның тантаналы ачылышы бүген Эрмитажның төп штабында була.
Кичә кич белән Татарстан Республикасы исеменнән кабул итү узды, бу чарага ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова, Санкт-Петербург губернаторы Георгий Полтавченко, РФ мәдәният министры Владимир Мединский чакырылган иде.
Кабул итү барышында кунаклар хәзерге шартларда ЮНЕСКО эшчәнлегенең мөһимлеге, ЮНЕСКО белән Россия Федерация арасында яңа хезмәттәшлек юнәлешләре турында фикер алыштылар.
Минтимер Шәймиев хәзерге вакытта Татарстан мәдәни мирасны саклау мәсьәләләре белән бик ныклап шөгыльләнә, кунакларның күбесе бу процессларның шаһитлары, дип билгеләде.
“Без хәзер безгә кадәр булдырылганны саклау өчен барысын да эшләргә тиешбез, бу эш безнең күңелләребезне чистарта, бу юлда аерым уңышларга ирешкәндә без яхшы якка үзгәрәбез. Без ЮНЕСКО таләпләренә туры килерлек итеп эшләргә тырышабыз”, - диде ул.
Ул ТР Тышкы эшләр министрлыгы каршындагы ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясенә һәм РФ Мәдәният министрлыгына Россия билгеле бер өзеклектән соң, ЮНЕСКОның 70 еллыгында, ИККРОМ да үзенең әгъзалыгын яңадан булдырганы өчен рәхмәт белдерде.
Ул шулай ук Ирина Боковага Россиягә килү өчен вакыт тапканга рәхмәт белдерде.
ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова, үз чиратында, IV халыкара мәдәни форумны ЮНЕСКОның 70 еллыгына багышлап уздырган өчен рәхмәт белдерде.
“Мин Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән ЮНЕСКО дусларын күрүгә шатмын. Мин Татарстанда булган, Болгар тарих-археология комплексын ЮНЕСКО исемлегенә кертү турындагы сертификатны тапшырган көннәрне дулкынлану белән искә алам. Без Минтимер Шәймиев белән Казан урамнарында йөрдек, Зөя утрау-шәһәрлегендә, Болгарда булдык. Кешеләр белән аралашканда, мин аларның бу комплексның тарихи ядкәрләренә сакчыл мөнәсәбәтен күрдем. Минтимер Шәмиевнең зур лидер һәм аны кешеләрнең ни өчен яратуын аңлыйм. Чөнки ул россиялеләр, татарлар, барлык кешеләр өчен бик мөһим булган нәрсәләр белән шөгыльләнә. Мәдәни мирас – ул безнең барлыгыбыз, безнең үткәнебез, безне бәйләп торучы да. Хәзер без мәдәни мирасларның җимерелүен күрәбез, минемчә, бу кешелеккә каршы җинаять. Экстремистлар кешеләр меңнәрчә еллар булдырган, без гасырлар буе саклаган нәрсәләрне җиңел генә җимерәләр. Алар моны тарихтан курыкканга эшлиләр. Ә без тарихтан курыкмыйбыз. Чөнки тарих безне өйрәтә, дип саныйбыз. Нәкъ менә тарих дәресләре безне бергә яшәргә, бер-беребезне хөрмәт итәргә, үз мәдәниятебезне белергә һәм башкаларның мәдәниятен хөрмәт итәргә өйрәтә. Бу бик мөһим”, - диде ЮНЕСКО генераль директоры.
РФ мәдәният министры Владимир Мединский хәзер ядкәрләр һәрвакытта да белемсезлектән җимерелми, дип билгеләде. “Ирина Бокова алар үз тарихыннан куркалар, дип бик тирәнтен мәгънәле кисәтү ясады. Алар үзләренең бабалары булдырган ядкәрләр фонында вак җанлы кешеләр булып күренүдән куркалар. Нәкъ менә хәзер ЮНЕСКОның әһәмияте бик үсте, чөнки ЮНЕСКО мәдәниятнең безнең артта соңгы чик булуына барлык кешенең игътибарын юнәлтеп, безнең ядкәрләрне сакларга тиеш. Соңгы чиктән соң упкын, сугыш. Беркайчан да бу адымны артка атларга ярамый. Узган ел Ирина Бокова һәм Владимир Владимирович Путин бергә бу форумны уздыру турында карар кабул иткәндә, беркем дә аның бу кадәр мөһим буласын уйламады”, - диде ул.
Бу чарада шулай ук Россия Фәннәр академиясе президенты Владимир Фортов, ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, ЮНЕСКО игелекле ихтыяр илчесе Александра Очирова, Россиянең халык рәссамы, Россия Сәнгать академиясе президенты Зураб Церетели, “ФосАгро” ААҖ генераль директоры Андрей Гурьев чыгыш ясады.
Кабул итүдә Татарстан делегациясе әгъзалары да бар иде: “Яңарыш” республика фонды башкарма директоры, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Туризм буенча ТР дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының мәдәният һәм ТР халыклары телләрен үстерү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина, “Казан Кремле” музей-саклаулыгы директоры Зилә Вәлиева, Татарстан республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиле Ренат Вәлиуллин.