Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни ядкәрләрен яңадан торгызу республика фондының Попечительләр советы утырышы булды.
Утырышны ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев уздырды. Анда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары -ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе, ТРның ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе рәисе Шамил Гафаров, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, шулай ук Попечительләр советы әгъзалары, Халыкара ведомствоара фәнни-методик эксперт советы фонды әгъзалары катнашты.
Үзенең чыгышында Минтимер Шәймиев игътибарны башлыча 2016 елда алга куелган бурычларга юнәлтте.
“Без камилләшергә һәм үрнәк булырга тиеш. Хәзер безнең максатыбыз туристлыкны үстерү. Бу өлкәдә талантларны ачу буенча катлаулы процесс бара. Без кешеләрне кабул итәргә өйрәнергә тиеш. Бу бит безнең республиканың күп милләтле халкының дуслыгы шартларында эшләнә. Монда мәдәниятләр һәм цивилизацияләр диалогы ачык күрсәтелә, бездә барысы да бар. Бу өлкәдә безнең алда бик җитди эш тора”, - дип саный Минтимер Шәймиев.
Болгар турында ТР Дәүләт Киңәшчесе сөйләгәнчә, анда инфраструктура эшләре төгәлләнәчәк, әлегә кадәр эшләнгәннәренә бик кызыклы тарихи объектлар өстәләчәк, елга вокзалыннан Габдрахман коесына кадәр Идел яр буе төзекләндереләчәк, борынгы һөнәрчелек яңадан торгызылачак.
Аның сүзләренчә, Зөядә шулай ук хәл ителәсе мәсьәләләр бар, шул исәптән яңадан торгызылачак соборларны файдалану буенча да, алар Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан белән бергә карала.
Минтимер Шәймиев билгеләгәнчә, Зөядә музейлаштыру буенча эшләр уңышлы бара. “Без бүген, кризис вакытында, барысы турында да тыныч һәм ышанычлы сөйләшә алабыз. Кризислар, алар булган һәм булачак та, алар безне чыныктыра, без зур тәҗрибә туплыйбыз. Бездә тәҗрибә, үзара аңлашу һәм килешү бар. Шулай булырга да тиеш, чөнки бу этап – безнең үзаңыбызны камилләштерү һәм җәмгыятьнең сәламәтләнү этабы”, - диде ул.
“Яңарыш” республика фондының 2015 елда эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2016 елга бурычлар турында” Татьяна Ларионова доклад ясады.
Ул хәбәр иткәнчә, 2015 елда Болгар музей-тыюлыгында 16 урында казу эшләре алып барылган, аларның гомуми мәйданы 3830 кв.метр.
Археологларның яңа ачышлары яңа музей мәйданчыклары булдыру өчен нигез булып тора. Шуларның берсе - “Болгар шәһәренең урта гасырлар һөнәрчелеге” интерактив музей
комплексы. Бу комплекста 3276 кеше булып киткән. 2016 елның август аенда әлеге комплекс базасында III халыкара археологлар мәктәбен уздыру планлаштырыла.
2016 елда Истәлек билгесендә Коръән музеен булдыру буенча эшләр төгәлләнергә тиеш.
Татьяна Ларионова Болгардагы объектлардан кунакханә комплексы төзелешен аерым билгеләде. Ул шулай ук кунакханә комплексына иң яхшы исем конкурсында “Кол Гали” исеме җиңүче дип танылуын хәбәр итте.
Зөягә килгәндә, утрауда православие һәйкәлләрен ремонтлау-реставрацияләү эшләре дәвам итә.
Зөя утрау-шәһәрлегендә археологик эзләнүләр буенча төп юнәлеш булып “Татар бистәсе” объектындагы археологик агачны консервацияләү санала.
“Яңарыш” республика фондының башкарма директоры шулай ук 2015 елда фонд эшчәнлегенең иң төп юнәлешләренең берсе – ЮНЕСКО белән хезмәттәшлек турында сөйләде.
Алга таба Татьяна Ларионова утырышта катнашучыларга фондның финанс хәле турында мәгълүмат җиткерде.