Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясенең гомуми җыелышында катнашты, ул РФ Тышкы эшләр министрлыгында узды.
Россия тышкы эшләр министры, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе рәисе Сергей Лавров билгеләгәнчә, бүген дөньяда катлаулы хәлләр барганда, гуманитар өлкәдәге хезмәттәшлек халыкара мөнәсәбәтләрне яхшырту буенча мөһим юнәлеш булып тора.
Сергей Лавров үзенең чыгышында якын арада безнең илдә узачак берничә зур халыкара чараны атады. Алар рәтендә – Казанда физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы булган министрлар һәм җитәкче хезмәткәрләрнең 6нчы халыкара конференциясе.
Минтимер Шәймиев утырыш барышында Россия Федерациясе тарафыннан матди булмаган мәдәни мирасны саклау турында Халыкара Конвенцияне ратификацияләү процессын тизләтү тәкъдиме белән чыгыш ясады.
Сергей Лавров Минтимер Шәймиевнең тәкъдимен хуплады.
Соңрак ТР Дәүләт Киңәшчесе үзенең тәкъдимен журналистларга шәрехләде.
“Россия Федерациясе өчен бу Конвенцияне имзалау шулай ук матди мирас буенча Конвенциягә кушылу кебек бик мөһим. Матди мирас буенча эшләр бара, Казан Кремле һәм Болгар Бөтендөнья мирас объектлары булды, хәзер Зөя объекты буенча эшлибез. Россия Федерациясе үз вакытында матди булмаган мәдәни мирасны саклау турында Конвенцияне имзаламаган иде. Бу инде күптәннән борчып торган мәсьәлә һәм мин бүген бу юнәлештә эшне активлаштырырга тәкъдим иттем. Ратификация нәтиҗәсендә илебез халыкларының матди булмаган уникаль хәзинәләре күтәреләчәк. Без бөтен дөнья белән аралашырга тиеш. Мин бүген беренче адым ясалды дип саныйм”, - диде ул.
ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясенең гомуми җыелышында шулай ук ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Олег Глебов, ТИСБИ идарә университеты ректоры, ЮНЕСКО халыкара кафедрасы мөдире Нэлла Прусс катнашты.