Казан Кремлендә ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу республика фондының Попечительләр советы утырышы булды

2016 елның 29 апреле, җомга

Мөселманнар һәм православныйлар өчен ике мөһим объектны бер үк вакытта торгызу Татарстанда милләтара татулыкны һәм тынычлыкны ныгыту буенча уздырыла торган сшясәткә тулысынча туры килә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу республика фондының Попечительләр советының киңәйтелгән утырышында хәбәр итте. Анда шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе, әлеге Совет рәисе Минтимер Шәймиев, Россия Президенты идарәсенең дини оешмалар белән эшләү департаменты җитәкчесе Евгений Еремин, РФ мәдәният министры урынбасары Александр Журавский, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Татьяна Ларионова һәм Юрий Камалтынов, республиканың дини конфессия җитәкчеләре, министрлыклар, ведомстволар вәкилләре һ.б. рәсми затлар катнашты.

Утырыш Казан Кремлендә узды. Көн тәртибенә куелган иң төп мәсьәләләр — Болгар ислам академиясе һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборының проектларын җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү иде.

Рөстәм Миңнеханов кереш сүзендә әлеге проектларны гамәлгә ашырырга алынганы өчен Минтимер Шәймиевкә рәхмәт белдерде. “Ул җитәкли торган фонд Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә дәрәҗәгә ия, аның имиджы уңай һәм халык та аңа ышаныч белән карый. ЮНЕСКО халыкара оешмасы, эшмәкәрлек җәмгыяте, иҗтимагый оешмалар белән тыгыз элемтә булдырып, хәйрия чараларын җәлеп итү ысуллары җайга салынган”, - диде республика җитәкчесе. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 21 май – Идел Болгарстанының Ислам динен рәсми рәвештә кабул иткән көнне Болгар ислам академиясе нигезенә капсула салу ниятләнә. 21 июльдә исә, Казан Мәрьям Ана иконасы көнендә аның исемендәге торгызылачак соборның да нигезенә таш салу ниятләнә. “Бу эшләр барысы да хакимиятнең барлык органнары һәм киң җәмәгатьчелек белән бергәләп эш итүне таләп итә. Бүген безнең арада Евгений Еремин һәм Александр Журавскийның булуы — әлеге проектларның тормышка ашырылуның федераль дәрәҗәдә әһәмиятен исбатлый”, - диде.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Болгар ислам академиясе һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын булдыру турында Указлар ул 2015 елның 4 ноябрендә – Халыклар бердәмлеге көнендә имзаланган иде.

Әлеге Болгар ислам академиясен төзү идеясе белән Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте һәм ТР Мөселманнары Диния нәзарәте чыккан.

“Болгар ислам академиясе мөселманнарның иң яхшы фәнни-белем бирү һәм дини-агарту үзәкләренең берсе булырга тиеш. Моның белән бергә, Казан һәм Татарстан митрополиты һәм Казан мэриясенең Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу теләгенә дә булышлык итәбез”, - диде ТР Президенты.

Ул шулай ук быел ТР Министрлар Кабинетының 25 мартындагы 498-р нче номерлы карары нигезендә академия төзү һәм соборны торгызу планы раслануын һәм оештыру комитеты булдыруын да ассызыклады.

Моннан тыш, бүген утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов К(И)ФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгыш белеме институтының татар белеме һәм тюркология кафедрасын ябу турындагы мәгълүматны шәрехләде.

«Интернетта фикер алышалар, бүлек адресына тәнкыйть тә бар», - диде Татарстан Президенты.

«Тикшерелмәгән мәгълүмат узган, чөнки мин университетта кафедраларны ябу турында карар кабул итмәдем», - дип җаваплады аңа К(И)ФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгыш белеме институтының директоры Рамил Хәйретдинов.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, «мондый мәсьәләләр килеп чыкканда, матбугатны җыярга һәм халыкка аңлатырга кирәк».

«Җәмәгатьчелекне нәрсә борчыганын беләсезме? Нигә сез үз мөнәсәбәтегезне белдермисез? Мин әйтергә тиешмени сезгә бу хакта?» - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты югары уку йорты вәкилләренә.

Ул шулай ук утырышта катнашмаучы КФУ ректоры Илшат Гафуровка да тәнкыйть сүзләрен адреслады.  

«Ни өчен ректор безнең чарага килмәгән? Бу бит безнең әйдәүче югары уку йорты, ә ул федераль университет җитәкчесе, аңа сорау да булгач. Бу дөрес түгел, ихтирамсызлык бу. Мин барыгызга да мөрәҗәгать итәм: мондый чараларга чакыралар икән – килергә кирәк. Мондый чарага сезне вазыйфагыз аркасында чакыралар. Мин дә мәңгелек түгел. Киләсе Президент шулай ук Минтимер Шәймиев һәм мин таләп иткәнне таләп итәчәк. Тәртип һәркайда булырга тиеш», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов КФУ вәкилләренә татар белеме һәм тюркология кафедрасы турындагы хәл буенча матбугатта аңлатма бирергә кушты. «Катлаулыклар килеп чыкса, мөрәҗәгать итегез, без үз позициябезне яклаячакбыз. Мәгълүмат дөрес булмаса – шунда ук аңлатма бирегез. Моның бер дә катлаулылыгы юк», - дип йомгаклады ул.

«Бу яңалыкка карата җәмәгатьчелек гаять тискәре мөнәсәбәт күрсәтә. Карар кабул ителде дигәне нәрсә аңлата? Халыкка аңлатырга кирәк иде», - дип өстәде үз чиратында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International