Минтимер Шәймиев: “Шунысы куанычлы, без яхшы тәҗрибә җыябыз”

2016 елның 6 мае, җомга

ТР Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев бүген Зөя утрау-шәһәрлегендә булды.

Аны ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары һәм "Яңарыш" фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Советы депутаты, “Майский” теплица комбинаты” ҖЧҖ генераль директоры Илшат Ганиев, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин, "Зөя утрау-шәһәрлеге" музей-саклаулыгы директоры Артем Силкин озата йөрде.

Минтимер Шәймиев Спортның су төрләре һәм туризм үзәген, елга вокзалы янындагы скверны карады, Агач археологиясе музее төзелеше барышы белән танышты. 

Беренче эш итеп, Минтимер Шәймиевкә керү төркемен күрсәттеләр. Биредә аны килүчеләр исәбен алып бару системасы белән таныштырдылар һәм туристик-мәгълүмат үзәген күрсәттеләр. "Туристлар агымы ел саен арта, бу сервис, хезмәт күрсәтү дәрәҗәсенә яңа таләпләр куя. Моннан тыш, мәгълүматларны статистик эшкәртү мәсьәләсе туа. Безгә кемнәр килүен аңлау зарур: туристларның яше, ир-атлар яки хатын-кызлар күбрәкме һ.б. Бу алынган мәгълүматлар үз эшебезгә төзәтмәләр кертү өчен кирәк", - диде журналистларга "Зөя утрау-шәһәрлеге" музей-тыюлыгы директоры Артем Силкин.

Минтимер Шәймиев ассызыклаганча, бөтен технологияне эшләргә кирәк. "Яңарыш" фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова Зөядә елга вокзалында һәм Болгарда да шундый системаны кертү планлаштырылуын әйтте.

Аннары Минтимер Шәймиевкә Спортның су төрләре һәм туризм үзәген проектын күрсәттеләр. Артем Силкин белдергәнчә, бу үзәкне булдыру инициативасы - Татарстан яхтачыларыныкы. "Үзәк базасында су туристлык маршрутларын үстерергә һәм җилкән спортына өйрәтергә планлаштырабыз", - дип билгеләп үтте "Зөя утрау-шәһәрлеге" музей-саклаулыгы директоры.

ТР Дәүләт Киңәшчесе ТР Җилкән спорты федерациясе вәкилләре белән аралашты.

Алга таба кунаклар елга вокзалы янындагы скверга юнәлде, анда күп санлы агачлар һәм куаклар утыртылган. Аларга сквер үзәгендә урнаштырылган Зөя утрау-шәһәрлеге макетын күрсәттеләр.

Агач археологиясе музее урынында Татарстан Дәүләт Киңәшчесенә эш барышы, проект нечкәлекләре турында сөйләделәр. Минтимер Шәймиев, бу уникаль объект һәм мондый төрдәге Россиядә бердәнбер музей, ул киләсе елда әзер булырга тиеш, дип ассызыклады.

Аннан соң ТР Дәүләт Киңәшчесе һәм аны озата йөрүчеләр Гражданнар сугышы музеен ачу тантанасында катнаштылар. Ул XIX гасыр башында төзелгән ике катлы тарихи агач йортта оештырылган.

"Гражданнар сугышы музее - ул хәрби хәрәкәтләрдә яки гражданнар сугышында катнашкан ниндидер персонажларның истәлеген мәңгеләштерү түгел. Бу экспозиция Россия 100 ел элек кичергән вакыйгаларга кешеләрнең игътибарын җәлеп итү өчен тәкъдим ителә", - дип ассызыклады "Зөя утрау-шәһәрлеге" музей-тыюлыгы директоры Артем Силкин журналистларга мөрәҗәгатендә.

КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсе 1920 елгы уникаль басмаларны тәкъдим итте. "Музей бай килеп чыкты: гражданнар сугышы елларындагы акчалар, маркалар, кораллар коллекциясе бар, - дип билгеләп үтте Силкин. - Зөя территориясендә табылган патроннар, снарядлар иң кыйммәтле экспонатлар. Зөянең икенче ярында, чокырда 1918 елларда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан матросның планшеты табылган. Даими рәвештә нәрсәдер табылып тора һәм музей коллекциясе тулыланачак”.

"Зөя утрау-шәһәрлеге" музей-тыюлыгы директоры Гражданнар сугышы музее буенча экскурсияне үзе үткәрде.

“Гражданнар сугышы музее - дәрәҗәсе һәм эчтәлеге буенча иң яхшыларның берсе", - дип  хис-кичерешләре белән уртаклашты Минтимер Шәймиев.

Хәл ителмәгән низагларның мәгънәсен, ни өчен теге яки бу сугыш, революция булганын дөрес аңлау зарур, дип билгеләп үтте ул. "Мин хәтта биредә гражданнар сугышы тарихы буенча дәресләр үткәрергә мөмкин булыр иде дигән фикергә килдем, - белгечләр ничек булганын сөйләр иде. Биредә ул вакыттагы документлар бик күп. Мин сокланам!"- диде ТР Дәүләт Киңәшчесе. - Искиткеч иҗади эш. Иң мөһиме, аны безнең белгечләр эшли".

"Зөядә һәр музей - бик эчтәлекле. Без тәҗрибә туплыйбыз, үзгәрәбез, үсәбез", - дип ассызыклады М.Шәймиев. аның сүзләренчә, моңа яңа музей дәлил булып тора.
Тиздән Зөядә тагын бер музей - агач археологиясе музее ачылачак. Шәймиев билгеләп үткәнчә, ул үзенчәлекле архитектуралы булачак.

"Яңадан торгызыла торган объектлар җәлеп итә торган булырга тиеш. Безнең бурыч - кунакларга тиешле шартлар булдыру", - диде ТР Дәүләт Киңәшчесе.

"Эш күп. Без Россиядә бердәнбер Болгар ислам академиясен төзүгә алындык", - дип искәртте Минтимер Шәймиев. 21 майда төзелеш урынына истәлекле таш салыначак. Моннан тыш, Казанда Богородица монастыре комплексы кысаларында Казан Мәрьям Ана иконасы соборы торгызылачак.

"Замана авыр, чыгымнар зур. Барысы да яхшы булганда, мөгаен, ул кадәр көч таләп ителмәс иде, ул омтылыш, ул рухи халәт түгел. Авыр вакытта шундый зур эшләр башкаруыбыз, хәзерге һәм киләчәк буын өчен тагын да зур кыйммәткә ия булачак", - дип ышана Минтимер Шәймиев.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International