Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия һәм чит илләр мөселман руханилары белән очрашты һәм Россиядә мөселман дини мәгарифе системасын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе Президенты Идарәсе башлыгының эчке сәясәт буенча урынбасары Михаил Белоусов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Мельниченко, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Татарстан Республикасы Мөселманнары диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия Мөселманнары диния нәзарәте үзәге рәисе Тәлгать Таҗетдин, Россия Мөфтиләре шурасы рәисе, Россия Федерациясе Мөселманнары диния нәзарәте рәисе Равиль Гайнетдин һәм башкалар катнашты.
Агымдагы вәзгыять, мөселман дини мәгарифе системасы, гамәлдәге проблемалар һәм аларны хәл итү юллары турындагы нотык белән Ислам мәгарифе советы рәисе, Россия ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин чыгыш ясады.
Киңәшмәдә күтәрелгән төп мәсьәлә – Болгар ислам академиясен оештыру. Бу югары уку йорты илдәге мөселман дини мәгарифе системасының югары звеносы булыр дип күзаллана. Болгар ислам академиясендә дин гыйлеме буенча белегечләр – магистрлар әзерләнәчәк. Билгеләп үтелгәнчә, Болгар ислам академиясен булдыру проектын Россия Президенты Владимир Путин да хуплаган.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу мәсьәлә барлык кызыксынучы яклар ярдәмен, шулай ук федераль дәрәҗәдәге ярдәмне дә таләп итә. Мөселман дини мәгарифе системасын булдыру эше барлык дәрәҗәләрдә дә бездән җайга салуны таләп итә, диде ул, шулай ук чит илләрдәге коллегаларыбызның да, күренекле дин әһелләренең дә, югары уку йортлары җитәкчеләренең дә фикерен һәм тәҗрибәсен исәпкә алу мөһим.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, мөселман дини мәгарифенең меңьеллык тарихы һәм традицияләре бар. Элегрәк иң төп үзәкләрнең берсе – борынгы Болгар шәһәре, аннары Казан саналган. Болгар дин галимнәре калдырган бай мирас татар мәгърифәтчеләре һәм дин әһелләре хезмәтләрендә лаеклы рәвештә дәвам ителгән, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, совет чорында онытылган, үткән гасырның 80 нче еллар азагында – 90 еллар башында торгызыла башлаган мөселман дини мәгарифенең бу «икенче мәртәбә тууы». Ул чакларда мөселман уку йортлары, дини мәгариф үзәкләре пәйда була башлады. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, шул ук вакытта мөселман дини белемен лаеклы рәвештә бирүгә, квалификацияле кадрлар булмауга, шулай ук Россия мөселманнарына ят булган карашларның читтән кертелүенә бәйле проблемалар баш калыкты. Чит илләрдәге мөселман югары уку йортларында белем алган студентлар экстремистик агымнар һәм радикаль дини төркемнәр йогынтысына биреште.
Мөселман дини мәгарифен торгызу өчен 1998 елда Россия ислам университеты төзелде, 2007 елда исламны тирәнтен өйрәнү чараларының федераль планы кабул ителде, 2010 елда Ислам мәгарифе советы оештырылды, ул төп мөселман уку йортлары эшчәнлеген җайга салу белән шөгыльләнә.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген мөселман дини мәгарифе системасын үстерү – актуаль бурыч, һәм аны үзара аңлашып хәл итәргә кирәк.