Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар тарих-археология комплексында булды. Ул "Яңарыш" фонды ярдәмендә төзелә торган ике объекттагы эш барышы белән танышты.
ТР Дәүләт Киңәшчесен Спас муниципаль районы башлыгы Камил Ногаев, “Грань” ҖЧҖ төзелеш компанияләре төркеме генераль директоры Леонид Анисимов, “Татинвестгражданпроект” ДУП вәкилләре озата йөрде.
Ак Мәчет артында төзелә торган Болгар ислам академиясе төзелеш мәйданчыгында Леонид Анисимов Минтимер Шәймиевкә соңгы ике айда эшләнгән эшләрне күрсәтте, академия бинасы стеналарын бизәү өчен сайланган материал үрнәкләре белән таныштырды.
Аннары Минтимер Шәймиев "Кол Гали" кунакханәсе төзелеше урынында булды. Бу проектның инвесторлары зур нефть компанияләре - "Татнефть" ГАҖ һәм "ТАИФ" ААҖ. Төзү эшләрен Korston Group идарәче компаниясе вәкилләре тәкъдимнәрен исәпкә алып, "Грань" ҖҖЧ башкара.
Соңыннан ТР Дәүләт киңәшчесе Болгарда булуына нәтиҗә ясады. Аерым алганда, ул монда эшләрнең график буенча баруын белдерде. "Без Болгар ислам академиясе төзелеше барышы белән таныштык. Минем уйлавымча, икенче елга академия файдалануга тапшырылырга мөмкин. Без шундый өмет, шундый кәеф белән эшлибез. Килеп чыккан мәсьәләләрне бүген оператив төстә тикшердек", - диде Минтимер Шәймиев.
Ул шулай ук шушы көннәрдә Казан Изге Ана иконасы соборы нигезенә капсула салыначагы турында сөйләде. "Бу үзенчәлекле объект. Кайвакыт тарихи бинаны яңадан торгызганчы, яңадан төзү җиңелрәк. Соңгы елларда без тәҗрибә тупладык, бәхеткә, төзүчеләр, архитекторлар, галимнәр арасында үз белгечләребез үсеп җитте, без моны эшли алачакбыз ", - диде ул.
Минтимер Шәймиев бүген объектларда йөргән вакытта туган идеясе белән дә уртаклашты. "Болгар җирендә туып-үскән Таҗетдин әл-Болгари Әбугалисина белән берәттән Көнчыгышның танылган дәвалаучысы санала. Шуңа күрә булачак тарихи Ак пулатта – грек-рим-болгар мунчасында Таҗетдин әл-Болгари рецептларын, киңәшләрен, дәвалау алымнарын файдаланырга кирәк. Ул чорларда кешеләр җирле чаралар һәм үләннәрне куллланып дәваланганнар. Бездә аның трактатларының күчермәләре бар, галимнәрне эшләтербез. Бу бик кызык идея, аны гамәлгә ашырып булачак ", - дип билгеләде ул.