Бүген яңадан торгызылган тарихи бина - Галиев йортында, Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте урнашкан бинада, Болгар ислам академиясе төзелешенә багышланган киңәшмә узды.
Киңәшмәдә катнашучылар - Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев, Россиянең югары мөфтие, Россия Федерациясе Мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин яңартылган Галиев мәчетендә булдылар.
Галиев мәчетен караганда Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиленә шәһәрнең иң борынгы мәчетләренең берсенең тарихы турында сөйләде.
2014 елда Татарстан Республикасы җитәкчелеге Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте комплексы резиденциясе булдыру турында карар кабул иткән. Төзелеш эшләре 2016 елның июленә тәмамланган.
Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте холлында Болгар ислам академиясе макеты куелган.
Аннары киңәшмә уздырылды, анда Болгар ислам академиясен төзү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Болгар академиясе Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Федерациясе Мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте тарафыннан 2015ел азагында гамәлгә куелган. Аны булдыруның төп максаты – үз илебезнең ислам дини тәгълиматын формалаштыру. Болгар академиясе кысаларында Галимнәр Шурасы, фәнни-белем бирү үзәге эше, татар дини мирасын һәм диннәр арасындагы диалогны өйрәнү, бөтенроссия ислам китапханәсен булдыру күзаллана.
Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин журналистларга академияне бер ел эчендә төзеп бетерү бурычы куелганын әйтте. “Болгар академиясендә кемнәр укытачагы һәм кемнәр белем алачагы мәсьәләсе бина төзүгә караганда да мөһимрәктер, мөгаен. Бу өр яңа модель. Россиядә моңарчы дини мәгариф өлкәсендә магистр, докторлар әзерли торган мондый системаның булганы юк иде”, - диде ректор. Ул академиядә бакалавриат әлегә булмаячак, чөнки Казанда, Мәскәүдә ислам уку йортлары бар диде.
“Федераль үзәк бу проектка зур игътибар бирә, үзебезнең яшьләрне Россиядә укыта алырлык, федераль масштабтагы уку йорты булуын тели”, - дип ассызыклады Рәфыйк Мөхәммәтшин.