Минтимер Шәймиев яңадан торгызылачак Казан Мәрьям Ана иконасы соборы нигезенә таш салу тантанасында катнашты

2016 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Мәрьям-ана иконасы китерелгән урында яңадан торгызылучы собор нигезенә истәлекле таш салынды.

Таш һәм киләчәк буыннарга мөрәҗәгать салынган капсуланы салу тантанасын Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл уздырды. 

Татантана башланганчы Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл Казан Кремленең Благовещенск соборында тантаналы литургия уздырды. 

Бу чара православие бәйрәме – Изге Мәрьям-ана иконасы китерелү истәлеге көненә багышланды.

Тантанада катнашучыларны сәламләп, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкин белдергәнчә, бүген без – чыннан да, тарихи вакыйга шаһитлары, Казанның һәм Татарстанның барлык кешеләре, бөтендөнья православие христианнары өчен күренекле вакыйгада катнашабыз.

Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич чыгышында искәрткәнчә, 400 ел буена  Казанның Мәрьям-ана иконасы ватандашларыбызны илһамландыра һәм аларга ярдәм итә. 

“Бу иконага мөрәҗәгать итеп, кешеләр иң кыен вакытта гыйбадәт кылдылар, - диде Михаил Бабич. -Татарстан - толерантлык, башка милләтләр, диннәр вәкилләренә ихтирам белән карау үрнәге”.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында   барлык православныйларны Казанның Мәрьям-ана иконасы китерелү көне белән котлады. “Бүген без тарихи вакыйга - Казанның Мәрьям-ана иконасы соборы нигезенә таш салу шаһитлары булдык, - диде ул. - 74 ел элек юк ителгән бөек храм урынына меңләгән кеше - бөтен России паломниклары, руханилар, хакимият һәм җәмәгатьчелек вәкилләре килде. Патриарх Кирилл Казанның Мәрьям-ана иконасы турында бик матур сүзләр әйтте. Әлбәттә, Казанга 1579 елда китерелгән Мәрьям-ана иконасы - бөтен Росииянең изге, бәһасез байлыгы.

Библиядә әйтелгәнчә, ташларны ташлар вакыт та, һәм ташларны җыяр вакыт та бар, тарихи дөреслекне торгызып, без рухият ташларын җыябыз, бөтендөньяга мәгълүм соборны торгызабыз. Барыгызга да бу изге эштә катнашуыгыз өчен рәхмәт белдерәбез”.

Рөстәм Миңнеханов рәхмәт сүзләрен аерым-аерым Патриарх Кириллга, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе Сергей  Нарышкинга, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабичка һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе –“Яңарыш” республика фонды җитәкчесе Минтимер Шәймиевкә җиткерде.

Шунысы да сөенечле, диде Татарстан Республикасы Президенты, безгә башлангычларыбызда Татарстан митрополиясе, владыка Феофан ягыннан да ярдәм күрсәтелә.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев искәрткәнчә, Казанның Мәрьям-ана иконасы соборын торгызу һәм илдә бердәнбер Болгар ислам академиясе булдыру турындагы указга 2015 елның 4 ноябрендә имза салынды. “Бу сөенечле хәл, - диде ул. – Бу барыбызны да берләштерә. Чөнки безнең күп милләтле җиребездә гасырлар буена төрле милләтләр яши, гаилә коралар, уртак тел табалар”.

“Без рухи яктан байыйбыз, яхшылана барабыз. Рухи яктан бай җәмгыять һәм рухи яктан бай кешеләр генә бер-берсенә яхшы мөнәсәбәттә була ала, яшәешкә башкача карый, тормышын дөрес төзи. Һәм боларның барысын да балаларына, киләчәк буыннарга тапшыра. Әлбәттә, барысы да халкыбыз ярдәме һәм теләге булган спонсорлар ярдәме белән эшләнә. Бер сүз белән әйткәндә, эш чын күңелдән һәм күңел өчен эшләнә!”, - дип йомгаклады Минтимер Шәймиев.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International