Бүген Казанда ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Фәннәр академиясе, “Яңарыш” республика фонды, Казан (Идел буе) федераль университеты, Казан дәүләт мәдәният институты, “ТИСБИ” идарә университеты оештырган “Императив тотрыклы үсеш буларак кешелекне саклау” халыкара форумы ачылды. Форум кысаларында халыкара фәнни-гамәли конференция, гуманитар куркынычсызлык өлкәсендә дөньякүләм танылган белгечләр катнашында экспертлар панель утырышы уздырыла.
Форум яңа гуманизм төшенчәсен аңлау, кешелекне саклау мәсьәләләренә, җәмгыятьнең тотрыклы үсеше, мәдәни мирас объектларының дөньякүләм универсаль кыйммәтләре проблемаларына, гуманитар куркынычсызлык төшенчәсен билгеләүдәге алымнарга, шулай ук аны тәэмин итү ысуллары һәм механизмнарына багышланган. Форумның темасы һәм проблематикасы ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова тарафыннан хупланган.
Халыкара фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышы бүген КФУның Попечительләр советы залында узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе рәисе урынбасары Александр Дзасохов һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, “Халыкны саклап калу өчен” гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте президентташы, “Хатын-кызның киләчәге” халыкара хатын-кызлар үзәге” халыкара иҗтимагый оешмасы президенты, ЮНЕСКОның игелекле ихтыяр илчесе Александра Очирова катнашты.
Пленар утырышны КФУ ректоры Илшат Гафуров ачты, ул форумда катнашучыларны сәламләп, кешелекне саклау җаваплылыгы белем бирү һәм фәнни институтларга да карый, дип билгеләде.
ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев форумны Казанда оештырган һәм уздыруга ярдәм иткән өчен оештыручыларга рәхмәт белдерде.
“Бу проблемалар теләсә кайсы илнең милли куркынычсызлыгында бик мөһим санала һәм “Кешеләр уенда сугыш турында фикер туа, шуңа күрә дөньяны саклау идеясен кешеләр аңына сеңдерергә кирәк” дигән төп идеягә нигезләнеп эшчәнлек алып барган БМО һәм ЮНЕСКО роленә бәйле. Илнең социаль-икътисади үсешенең төп максаты буларак халыкны саклап калу тезисы беренче тапкыр 2006 елда Россия Президенты В.В. Путин тарафыннан Федераль Җыенга Еллык Юлламада әйтелде һәм дәүләтнең киләчәктәге сәясәтендә өстенлекле булды”, - диде Минтимер Шәймиев.
“Бүгенге көндә дөнья, вакыт-вакыт икътисади кризисларга юлыгып, үсә барган рухи кризис хәлендә, бу аеруча борчый, чөнки гуманизм деградациясенә, әхлак кимүгә, цивилизация стандартлары һәм кешелекнең тулай яшәеше нормалары җимерелүгә китерә. Болар барысы да халыкара мөнәсәбәтләрдә киеренкелекне, ксенофобияне арттыра, тынычлык өчен куркыныч булган этник һәм конфессиаль низаглар, террорчылык, локаль сугышлар китереп чыгара. Гуманитар куркынычсызлык каршылыгы буларак рухи культура кризисы – кешелек өчен, планетадагы яшәеш өчен бик нык куркыныч”, - дип билгеләде ул.
“Фикерләшүгә тәкъдим ителгән “Императив тотрыклы үсеш буларак кешелекне саклау” темасы шулкадәр күләмле – актуаль һәм хәлиткеч, ул омтылышларны гамәлгә ашыру – теләсә кайсы җәмгыятьнең һәр әгъзасы эше, заманыбызның гуманитар максатларына ирешү өчен конструктив эш итүнең котылгысызлыгын бергәлек нигезендә аңлау”, - дип ассызыклады ТР Дәүләт Киңәшчесе.
Йомгаклау өлешендә Минтимер Шәймиев күренекле академик-гуманист Дмитрий Сергеевич Лихачев сүзләрен искә алды: “Кешедә кешене яратырга кирәк”. Ул шулай ук форум эшендә уңышлар теләде.
Григорий Орджоникидзе форумны оештырган өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде һәм форумда катнашучы чит ил кунакларын сәламләде. Аннары ул Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының сәламләү текстын укыды.
Халыкара Төрки академиянең Сәнгать һәм мәдәният үзәге җитәкчесе Олжас Шариязданов Халыкара Төрки академия президенты Дархан Кыдырали исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде.
Утырышта катнашучылар ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирас үзәге мәдәни мирасны саклау бүлеге җитәкчесе Ян Хладикның, Бөек Ефәк Юлы Халыкара сәүдә палатасының генераль секретаре Ли Чонгангның (КХР, Гонконг) һәм Россиядән, ерак һәм якын чит илләрдән килгән башка кунакларның кызыклы чыгышларын тыңладылар.
Форум үзенең эшен иртәгә Казан Ратушасында дәвам итәчәк.