Минтимер Шәймиев кешелекне сакалп калуга багышланган Халыкара форумның Экспертлар панелендә катнашты

2016 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Казан Ратушасында «Тотрыклы үсеш императивы буларак, кешелекне саклап калу» халыкара форумының экспертлар панелендә әңгәмә үтте. "Кешелек тарихын саклауда ЮНЕСКО бөтендөнья мәдәни мирасы роле" темасына беренче әңгәмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ЮНЕСКОның Мәрхәмәт ихтыяры илчесе, «Халыкларны саклап калу өчен» бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте президентташы Александра Очирова, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Мәдәни мирас өлкәсендә контроль, күзәтчелек һәм лицензияләү департаменты директоры Владимир Цветнов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнаштылар.  

Чыгышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген тотрыксыз заманда төп бурыч – гуманитар иминлек һәм кешелекне саклап калу. «Хәзерге дөньяда барлык кыйммәтләрнең дә төп активы һәм үлчәме кеше булып кала, ә дәүләт сәясәте нәтиҗәлелеген бәяләү критерие – гражданнарның тормыш сыйфаты. Тотрыксыз үсеш шартларында гуманитар куркынычсызлык һәм кешелекне саклап калу төп бурычларга әйләнә. Тынычлык һәм милләтара диалог, мәдәни төрлелек һәм мирас сакланышы, һәммәсен лаеклы яхшы белем белән тәэмин итү идеяләрен таратучы ЮНЕСКОның әһәмиятен һәм ролен без тулысынча хуплыйбыз. Ата-бабаның борынгы җирендә яшәп һәм төрле милләт һәм дин кешеләре арасында әйбәт мөнәсәбәтләр гадәтен буыннан-буынга тапшырып, Татарстанда нәкъ менә шуларга таяналар да инде», - диде Рөстәм Миңнеханов.  
Аның сүзләренчә, кеше турында кайгырту принцибы Татарстанның 2030 елга кадәр каралган социаль-икътисади үсеш стратегиясенең үзәге булып тора. Бу документта икътисади үзгәрешләр кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү, шәхес үсеше өчен шартлар булдыру һәм аның мөмкинлекләрен тормышка ашыру чарасы буларак карала. Шуңа күрә республикада белем бирүнең нәтиҗәле системасын булдыруга аеруча игътибар бирелә, дип басым ясап әйтте Татарстан Республикасы Президенты.

2019 елда Казан WorldSkills Championship 45 нче халыкара һөнәри осталык чемпионатын кабул итәчәк, диде Татарстан Президенты. 

Шулай да, белем бирү дәрәҗәсен югары итү генә җитми, кешедә шәхес тәрбияләү мөһим, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Республикада бүген уникаль традицияләргә ия җәмгыятьтә тынычлык һәм килешүчәнлек сакланышы беренче урынга чыга.

ТР Президенты искәрткәнчә, хәзерге вакытта республика территориясендә ике Бөтендөнья мәдәни мирас объекты – Болгар музей-тыюлыгы һәм Казан Кремле бар. Тиздән бу исемлеккә Свияжск утрау-шәһәрлегендәге православиенең уникаль хәзинәләрен кертү планлаштырыла. Татарстан Республикасы Президенты бу юнәлештә Минтимер Шәймиевнең фидакарьлеген аерым билгеләп үтте.

Моннан тыш, Татарстан территориясендә Болгар ислам академиясен һәм Казан Мәрьям-Ана иконасы соборын төзү буенча эшләр алып барыла, алар бер-берсе белән бәйле, дип өстәде ТР Президенты. «Очрашулар кысаларында экспертлар фикер алышу, шулай ук киң даирә белгечләрнең дискуссиядә катнашуы заман каршылыкларына җавап бирерлек нәтиҗәле якын килү юлларын табу мөмкинлеге бирер дип уйлыйм. Форумның көн тәртибе кешене дөнья үсеше процессында төп катнашучы итү мөмкинлеге бирүе мөһим», - дип, Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларга уңышлы эшчәнлек теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International