ЮНЕСКО Халыкара форумының Казан декларациясе имзаланды

2016 елның 16 сентябре, җомга

Казан федераль университетының Попечительлек советы залында “Императив тотрыклы үсеш буларак кешелекне саклау” халыкара форумының финал сессиясе булды. Аның нәтиҗәләре буенча экспертлар форумның программалы документын – гуманистик принципларны үстерү һәм саклау юллары турындагы Казан декларациясен имзаладылар.

ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, форумда эшләнгән тезисларның бөтендөньяда кирәкле булуына шикләнмәскә мөмкин, дип билгеләде.

Форумда яңгыраган идеяләрнең бик зур әһәмиятлелеген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә ассызыклады.

“Бу форумның безнең республикабыз башкаласында уздырылуына, һәм бигрәктә форум нәтиҗәләре буенча кабул ителгән документның Казан декларациясе дип аталуына без бик рәхмәтлебез. Бу безнең республикада башкарылган эшләрне тану һәм хөрмәт итү дип саныйм мин. Шулай ук Казанның бүгенге бик әһәмиятле декларацияне тормышка ашыру өчен “таяну ноктасы” булуына без бик шатбыз. Күрсәтелгән ышанычны аклар өчен без эшебезне дәвам итәчәкбез”, - дип билгеләде ул.

Декларация тезисларын тормышка ашыру буенча компетенция үзәге итеп КФУда махсус оештырылган даими эшләүче төркем булачак.

КФУ да мондый төркем оештыруның инициаторы ЮНЕСКОның игелекле ихтыяр илчесе Александра Очирова булды. Бу җаваплы төркемгә Казанның фәнни берлек вәкилләре һәм чит ил партнерлары – ЮНЕСКО экспертлары керәчәк. Александра Очирова, уртак эшләребез ярдәмендә кешелекнең иминлеге, куркынычсыз технологияләрне гамәлгә кертү, халыкларның узара тату яшәүләре кебек бик мөһим мәсьәләләрне хәл итә алырбыз, дигән ышаныч белдерде.

Төп функциясеннән тыш, бу төркем кабул ителгән тезисларны бөтен дөнья киңлегендә популярлаштыру белән шөгыльләнәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International