Минтимер Шәймиев: " Партияләр җаваплырак булырга тиеш"

2016 елның 18 сентябре, якшәмбе

Бүген  Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев үзенең хатыны Сәкинә Шакирова белән Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда Казанның КНИТУ-КХТИ бинасында урнашкан 55нче сайлау участогында тавыш бирде. 

Башка сайлаучылар кебек, тавыш биргәннән соң, Минтимер Шәймиев "Мин сайладым" дигән беләзек алды.

"Аерым уйланулар да бар, безнең җаваплырак булуыбызны теләр идем. Сәяси вәзгыятьтә дә, икътисади вәзгыятьтә катлаулы вакыт. Шуннан чыгып, тавыш җыйган депутатлар элеккедән дә җаваплырак булырга тиеш. Без үзебез дә күзәттек, сезнең дә, мөгаен, билегеле бер фикерләрегез бардыр: Дәүләт Думасында беренче тапкыр гына булмаган кайбер парламент партияләре җитәкчеләре сайлау алды кампаниясе барышында бер яңалык та әйтмәделәр. Популизм, кемнедер салымнардан, хәтта ЖКХ хезмәтләренә түләүдән азат итү турында вәгъдәләр булды. Андый әйберләрне игълан итү бик җиңел, әмма партияләр, парламентта була торып һәм үзләре хәл итеп, илнең бюджеты, аның оборона мөмкинлекләре һәм гомумән Россиядәге җәмгыять турында уйларга тиеш. Дәүләт Думасына кем генә килсә дә, партияләр җаваплы булырга тиеш, әгәр бу мөмкин булса. Менә шундый теләк, без сайлаулардан сайлауларга сыйфатлырак күчә барырга тиеш: яңа идеяләр һәм карарлар кабул иткәндә җаваплы эшләү. Без хокукый илдә законнарга таянырга тиеш, ә кайбер законнарны кабул итеп өлгермиләр, бер-ике елдан үзгәртә башлыйбыз, бар нәрсәдә дә тотрыклылык кирәк. Шуңа күрә, безнең тавыш һәм теләкләр ишетелсен иде, шуннан чыгып без сайлыйбыз”.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International