Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татарлар һәм Татарстан тарихы буенча 100 китап» күргәзмәсен карады.
Күргәзмә татар халкы тарихы музеенда ачылды һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендге Тарих институтының 20 еллыгына багышланган иде.
Күргәзмә турында кыскача гына Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты, Ш. Мәрҗани ис. Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов сөйләде.
20 еллык фәнни эшчәнлеге чорында Ш. Мәрҗани ис. Тарих институты галимнәре 1000дән артык монография чыгарган. Шулар арасында «Tartarica» һәм «Bulgarica» сериясе атласлары – Тарих институтының фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләр нәтиҗәләре. Быел «Көнбатыш Урал итәге татарлары тарихы»ның беренче томы, «Алтын Урда бөтендөнья тарихында» коллективның уртак эше дөнья күрде, ул Оксфорд университеты белән берлектә эшләнгән, «Кырым татар халкы тарихы һәм мәдәнияте ядкярләре җыелмасы»ның беренче томы һәм башкалар чыгарылды.
Күргәзмәгә шулай ук «Көнбатыш татарлары тарихы һәм мәдәнияте», «Кырым тарихи күзәтүе», «Алтын Урда күзәтүе», «Керәшен татарлары тарихи күзәтүе» фәнни хезмәтләре куелган иде.
Рафаэль Хәкимов сүзләренчә, «галимнәрне алардан соң калган хезмәтләре буенча бәялиләр». Ул билгеләп үткәнчә, экспозициядә тематика буенча аеруча әһәмиятле һәм саллы 150гә якын китап тәкъдим ителгән.
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Ш. Мәрҗани ис. Тарих институты эшенең нәтиҗәлелеген билгеләп үтте. Ул шулай ук ассызыклаганча, дөнья күргән «Борынгы заман татарлары тарихы» җиде томлыгы – бу галимнәр коллективының гаять зур хезмәте нәтиҗәсе.
Җиде томлыкны чыгару максаты – татар халкының һәм Татарстан Республикасы халыкларының тарихын төрле документаль чыганаклар нигезендә объектив тикшерү ул. Басмада шулай ук рус, фин-угор һәм Идел буеның һәм Урал итәгенең башка халыклары тарихы чагылыш тапкан.
Минтимер Шәймиев шунда катнашучылар игътибарын кечкенә генә музей бинасында күп тарих туплануына юнәлтте.
Үз чиратында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани ис. Тарих институты коллективын юбилей белән тәбрикләде. «Һәркем үз тарихын белергә тиеш, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Тарихыңны белсәң, киләчәгеңне дә планлаштыра аласың».
Ул хәбәр иткәнчә, бүген Институтта югары профессиональ коллектив формалашкан, гаять зур фәнни эш алып барыла. Тарих институтын ныгыту буенча безнең берничә фикеребез бар, диде Рөстәм Миңнеханов, һәм бу мәсьәләләр фикер алышуны таләп итә, шуңа да карамастан, сез шөгыльләнгән нәрсәләр бик мөһим, һәм без бу фундаменталь хезмәтнең нәтиҗәләрен күрәбез.
«Тарих имеш-мимешләргә түгел, документларга таяна, бу исә үз чиратында безнең тарихыбызны, безнең мәдәниятебезне, безнең динебезне формалаштырган шәхесләрне ачарга мөмкинлек бирә, һәм бүген бу бик мөһим һәм актуаль, - диде Рөстәм Миңнеханов, Институт хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп. – Сезнең хезмәтегезгә ихтыяҗ бар, киләчәк үсеш буенча планнарыбыз зур. Татарстанның бөтен тарихын сыйдырырлык җитди экспозиция ясарга кирәк, һәм ул Татарстан халкына гына түгел, барлык кунакларыбызга да кызыклы булырга тиеш».
Аннары Рөстәм Миңнеханов Ш. Мәрҗани ис. Тарих институты хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды.
«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары» ордены медале белән Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты, Ш. Мәрҗани ис. Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов бүләкләнде.
Татар халкы тарихын үстерүгә һәм популярлаштыруга керткән лаеклы өлешләре өчен Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре белән Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани ис. Тарих институты хезмәткәрләре – «Борынгы заман татарлары тарихы» җиде томлыгының авторлар коллективыннан булган хезмәткәрләр бүләкләнде.