Бүген ТР Мәдәният министрлыгының конференцияләр залында “Хәзерге заман шартларында дәүләтнең тотрыклылыгы буларак федерализм” темасына I Конституцион укулар узды.
I Конституцион укулар ТР Дәүләт Советы һәм ТР Конституция суды тарафыннан оештырылган.
Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Конституция суды рәисе Фәрхәт Хөснетдинов катнашты.
“Россия – күпмилләтле дәүләт. Аның составына икътисади, милли, рухи һәм башка үзенчәлекләре белән төрле субъектлар керә. Шуңа күрә федерализмны камилләштерү һәм ныгыту – актуаль гомуммилләт бурычы”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин укуларны ачып.
“Ул хокукый юл белән республика Конституциясе нормаларын гамәлгә ашыра, федератив мөнәсәбәтләр үсешенә һәм төбәктә җирле үзидарә органнары формалашуга, кеше хокукларын яклауга зур өлеш кертә”, – дип ассызыклады ул.
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә сүз биреп, Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстанның Беренче Президентының 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителгән, республиканың яңа Конституция текстын әзерләгән, Конституция комиссиясе рәисе булуын искә төшерде.
Үзенең чыгышында Минтимер Шәймиев Россияя һәм Татарстан Конституциясен өйрәнү һәм аны белү турындагы мәсьәләләрне күтәрде.
“Монда утыручыларның күбесе безнең Конституция проектын эшләүдә катнаштылар. Без бик катлаулы чорны уздык, Татарстан Конституциясен Россия Федерациясе Конституциясенә караганда иртәрәк кабул иттек, бу бик катлаулы булды. Узган ел Конституция судының юбилеен билгеләп үткәндә дә бу хакта сөйләгән идек: мәктәп эскәмиясеннән үк Конституциянең әһәмиятен ачу һәм белемнәрне арттыру буенча еллык конституцион укуларны оештыру кирәк. Бу турыда Конституция кабул ителгән елларда сөйләү авыррак булыр иде, ул вакытта заманалар тыныч түгел, күп нәрсәләр үзгәрә алырлык иде. Тулаем алганда, безнең Конституция үзенең 25 еллыгына вакыт белән сыналган, гражданнарыбызның мәнфәгатьләрен үти һәм яклый алырлык документ буларак килә. Шуңа күрә мин киләчәктә Россия Федерациясе һәм Татарстан Конституцияләре нигезләрен өйрәнүне оештыруны тәкъдим итәр идем. Бу хакта Россия масштабларында да әйтелә, әмма конкрет эш күренми. Демократик үсеш шартларында балаларны һәм киләчәк буынны нәкъ менә хокукый кырда тәрбияләргә кирәк. Без һәрвакыт моңа омтылдык. Демократик җәмгыять гражданнарның хокуклары һәм ирекләрен тәэмин итмичә була алмый. Конституцияне белергә кирәк. Шуңа күрә мондый эшне бөтен республика буенча башларга кирәк”, - дип билгеләде ул.
Минтимер Шәймиев фикеренчә, Конституция – ул Төп закон һәм үзенә хөрмәт таләп итә. “Депутатлар корпусы үзгәреп тора, ә аларның барысы да РФ Конституциясен һәм безнең Конституцияне белеп бетерми. Депутатлар корпусы нык әзерлекле булырга тиеш”, - дип билгеләде ул.
ММЧ чыгышларында суверенитеттан берни калмады диючеләрне ишетергә туры килә, -дип билгеләде Минтимер Шәймиев. Ул Конституциянең 1 нче маддәсен укып, эчтәлеген аңлатты һәм аны беркем үзгәртә алмавын, бары тик Татарстан халыклары референдумы аша гына үзгәртү мөмкин булуын әйтте.
“Республика Конституциясе үзенең преамбуласында күпмилләтле халык ихтыярын чагылдыра, демократияне ныгыту, социаль-икътисади үсеш, федерализм шартларында Россия халыкларының бердәмлеген саклап калу өчен шартлар тудыра. Конституция суды киләчәктә дә республикабызның төп законын камилләштерүдә актив катнашачак”, - дип белдерде Фәрхәт Хөснетдинов.
Шакир Яһүдин бу чарада катнашучыларның игътибарын республика тарихы, тәҗрибәсе һәм традицияләрен исәпкә алып, Конституциядә язылган кыйммәтләрне алга таба да яклап килергә кирәклегенә юнәлтте.
ТР ФАнең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимовның һәм КФУ юридик факультының конституцион һәм административ хокук кафедрасы профессоры Борис Железновның чышышлары зур кызыксыну тудырды.
“Мәктәп, вузларда эшне көчәйтергә кирәк, без моның белән шөгыльләнәбез, әмма җитәрлек түгел. Хокукый белем бирү географиясен киңәйтүгә уникаль мөмкинлегебез бар, чөнки Конституцияне эшләүдә катнашкан шәхесләр исән әле. Мәгариф һәм фән министрлыгы белән бу мәсьәләләрне эшләрбез”, - дип йомгак ясады Фәрит Мөхәммәтшин.