Болгар ислам академиясенең учредительләр советы утырышы узды

2016 елның 11 декабре, якшәмбе

Бүген Болгарның Ак мәчетендә ислам диненә нигез салучы Мөхәммәд Пәйгамбәрнең туган көненә - Мәүлид ән-Нәби бәйрәменә багышланган тантана узды.  

Бәйрәм башланыр алдыннан Ак мәчет комплексының конференцияләр залында Болгар ислам академиясе учредительләре советы утырышы булды.

Искә төшерәбез, Россия мөселманнарының үзәк Диния нәзарәте, Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте Болгар ислам академиясе учредительләре булып тора.  

Утырышта өч учредитель вәкилләре бар иде: ТР мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Россия мөселманнарының үзәк Диния нәзарәте рәисе, Росссиянең баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббясов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Президенты ярдәмчесе Камил Исхаков, Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Иордания университеты профессоры Абдурразак Абдуррахман.  

Утырыш барышында академиядә уку-укыту процессын оештыру мәсьәләләре каралды, Болгар ислам академиясе Уставына кайбер үзгәрешләр кертелде, шулай ук академиянең учредительләр советы составы расланды һәм рәисе сайланды. Күптән түгел Татарстан Президенты ярдәмчесе итеп билгеләнгән Камил Исхаков академиянең учредительләр советы рәисе булды.

Утырышта шулай ук Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты җитәкчесе Александр Терентьев, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Спасс муниципаль районы башлыгы Камил Ногаев, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International