Казанда Минтимер Шәймиевкә багышланган яңа китап тәкъдим ителде

2016 елның 19 декабре, дүшәмбе

Бүген Казан Кремленең Вәкиллекле корпусында “Күренекле кешеләр тормышы. Биография дәвам итә...” сериясеннән, Татарстанның беренче Президенты, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә багышланган яңа китап тәкъдим ителде.

Әлеге чарада Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, "Молодая гвардия" нәшрияты җитәкчесе, "Күренекле кешеләр тормышы. Биография дәвам итә..." сериясе проекты авторы Валентин Юркин, сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаша.

“Минтимер Шәрипович бүген безнең алда бөтенләй башка сыйфатта – китап герое һәм автордаш буларак килеп баса. Аның фикерләве һәм карашы китапны язучының да абруен күтәрә”, - диде ул. Юркин бу китапның сериядә аерым бер урынны алып торуын билгеләп узды. Аның әйтүенчә, бу китап ил тормышында кызыклы мөһим чорлар колачлануы белән дә кыйммәтле. “Үзгәрешләр һәм реформалар чорында шәхеснең уйнаган роле күрсәтелгән”, - диде Валентин Юркин. Ул бу китапның энциклопедия дә, дәреслек тә, тарихи документ та булуын билгеләп үтте. Аның фикеренчә, китапта республиканы, Россияне коткару механизмы күрсәтелгән. “Ул вакытта булган вазгыять турында Минтимер Шәймиев үзе сөйли – бу домино кебек, әгәр Татарстан күчсә, Россия дә XVII гасырда булган хәленә кайтыр иде. Шуңа күрә мин бу китапны энциклопедия, хакыйкый документ дим. Минтимер Шәриповичның үзенең шәхсән катнашуы да шаккаттыра – анда үз-үзең белән горурлану, мактану юк, бары тик реформа механизмы, республика һәм Россияне коткару механизмы күрсәтелгән”, - ди Валентин Юркин.

Әсгать Сәфәров китапның 6 декабрьдә Мәскәүдә тәкъдим ителгәнен искәртеп, чараның анда киң яңгыраш алган вакыйга булуын әйтте. Аннан соң "Татмедиа" агентлыгының китапны Казанда тәкъдим итү чарасын уздыру инициативасы белән чыкканын билгеләп узды. Ул шулай ук Минтимер Шәймиев турында китаплар аз түгеллеген, әмма монысы аның шәхесе турында тулы күзаллау булдырырлык китап булуын ассызыклады.

Минтимер Шәймиев үзе, шушы көннәрдә генә үзенең статусы үзгәрүен дә әйтте – оныкчыгы туып, карт бабай булуы турында белдерде.

“Бүген минем хакта гел җылы сүзләр булды. Әмма ул кадәр яхшы булып булмый. Минем шуны әйтәсе килә: бирегә җыелган журналистлар, интеллигенция вәкилләре – без барыбыз да китапның автордашлары. Аралашу, тәнкыйть, кайвакыт әйтеп җибәрүләр, кисәтүләр булмаса, китапны язып та булмас иде”, - диде ул.

Китапның авторлары – Игорь Цыбульский һәм Нурсөя Шәйдуллина.

Чарага журналист Игорь Цыбульский килә алмаган, автордашы Нурсөя Шәйдуллина үз фикерләре белән уртаклашты. “Бу сериядә китап язу җаваплы, мактаулы, кызыклы эш булып чыкты. Сериядә алдан ук билгеле язу тәртибе бар – кешенең туган вакытыннан алып, бүгенгесенә кадәр тормышын хикәяләү. Вакыйгаларның хронологик тәртиптә баруы зарур. Сюжет билгеле кебек, тик гади генә итеп язып булмауны аңладык, һәм безнең бурыч кыенлашты, чөнки Татарстанның беренче Президенты шәхесе искиткеч үзенчәлекле, аның гамәлләре киң колачлы. Бер кешенең тормыш юлында республика, илнең әһәмиятле вакыйгалары тупланган булып чыкты. Шуңа күрә безгә Татарстан, Россия тарихын җентекләп өйрәнергә туры килде”, - диде Нурсөя Шәйдуллина һәм китапны язганда ярдәм иткән шәхесләргә рәхмәтен җиткерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International