Бүген Казан Кремлендә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казандагы Иран Ислам Республикасы Генераль консуллыгы җитәкчесе вазифаларын башкаручы Алибеман Эгбали Зарч белән очрашты.
Искә төшерәбез, Иран Ислам Республикасының Генераль консуллыгы Казанда 2007 елда ачыла. Бу вакыт эчендә Казанда өч консул эшләгән: Реза Багбан Кондори, Расул Багернежад Шаян һәм Мохсен Фагани.
Очрашу башында Минтимер Шәймиев Эгбали Зарч сөйләмендә татар шагыйре Габдулла Тукай әсәрләреннән таныш булган сүзләр ишетүен белдерде: “Бик матур, борынгы фарсы мәдәнияте балачактан миндә зур кызыксыну уятты. Татар поэзиясендә танылган фарсы шагыйрьләре лирикасы белән уртаклык күп дип саныйм”.
Дәрәҗәле кунак Тукайны белүен һәм әсәрләрен укуын әйтте, “Тукай яшәгән чорда монда фарсы теле популяр булган”, - дип билгеләде ул. “Мин Казанда бер ай яшим, күп мәдәни чараларда булдым. Татарстан белән күбрәк танышкан саен, Иран һәм Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләрнең уңышлы үсеше өчен үземдә җаваплылык сизәм. Минем өчен Татарстан җитәкчелегенең фикерен белү һәм сезгә үз илем турында сөйләү бик мөһим”, - диде Эгбали Зарч.
Очрашу барышында инновация һәм мәгариф өлкәләрендә хезмәттәшлек, нефть чыгару , нефть эшкәртү һәм нефть химиясе өлкәсендә яңа технологияләр кертү мәсьәләләре каралды, шулай ук мәдәни-тарихи мирасны саклау өлкәсендә кайбер өстенлекле юнәлешләр буенча үзара хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.
Очрашуда Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы консулы Малекоддин Шафагат һәм Генераль консуллыкның тәрҗемәчесе Эхсан Шариатмадари катнашты.