Владимир Путин һәм Дмитрий Медведев Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе белән очраштылар

2017 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Мәскәүдә Россия Федерацияясе Президенты Владимир Путин һәм Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев Татарстан Дәүләт киңәшчесе, ТРның тарихи һәм мәдәни ядкәрләрен яңадан торгызу фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев белән аның 80 яшьлек юбилее алдыннан очрашты.

Владимир Путин Минтимер Шәймиевкә элеккеге елларда башкарылган уртак хезмәт һәм Россия һәм Татар халкының мәдәни  һәм тарихи мирасын өйрәнү һәм саклау буенча актив эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде.

“Бу бик мөһим эш, без шөгыльләнергә тиешле мөһим эшләрнең берсе”, - диде РФ Президенты.

Дәүләт башлыгы Минтимер Шәймиевкә XVII гасыр картографы, голландияле Виллем Блауның борынгы Тартария картасын бүләк итте.

Очрашу барышында Минтимер Шәймиев “Яңарыш” фондының Татарстан башкаласында Казан Мәрьям Ана иконасы соборын яңадан торгызу һәм Болгар ислам академиясен төзү буенча алып барган эшчәнлеге  турында сөйләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International