Минтимер Шәймиев Зөя утрау-шәһәрлегендә булды

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

Бүген ТР Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек Советы рәисе  Минтимер Шәймиев Зөя утрау-шәһәрлегендә күчмә киңәшмә уздырды, ул мондагы объектлардагы төзелеш һәм төзекләндерү-реставрацияләү эшләренең барышына багышланган иде.

Аны ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Олег Глебов, ТР мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, “Зөя утрау-шәһәрлеге” музей-саклаулыгы директоры Артем Силкин озата йөрде.

Киңәшмә Елга вокзалы янындагы археологик зонада башланды, анда Россиядә бердәнбер Агач археологиясе музее булдырыла, аңа охшаш музейлар Беларусиядә һә Скандинавиядә генә бар.

Минтимер Шәймиев кайбер эшләрнең графиктан калышуын билгеләде һәм тиз арада эшләрне төгәлләргә чакырды.

Археологик агачны реставрацияләү һәм консервацияләүне исәпкә алып, объектны музейлаштыру белән А.Х. Халиков исемендәге Археология институты шөгыльләнә. Институтның директоры Айрат Ситдыйков экспозиция булдыру буенча эшләрнең барышы белән таныштырды. Аның сүзләренчә, быел музейның үзәк өлеше буенча эшләр башкарылачак, алга таба музей экспозицияләрен җиһазландыруга керешәчәкләр.

Аннары  киңәшмә түбән һөнәрчеләр мәктәбе бинасы һәм янгын сүндерү олавы янында дәвам итте.

2017 елда комплексның ике корпусында эшләрне төгәлләү һәм Зөя авылы хакимиятенең элеккеге бинасында реставрацияләү эшләрен уздыру планлаштырыла. Монда сәнгать галереясы, күргәзмә залы белән туристлык- мәгълүмат үзәге, православие сәнгате һәм мәдәнияте музее булачак.

Минтимер Шәймиев һәм аны озата йөрүчеләр Янгын сүндерү депосы бинасына килделәр, ул 2016 елның маенда төзелә башлаган. Рафис Хәбибуллин хәзерге вакытта янгын сүндерү депосының эшләве, һәр тәүлек янгын сүндерүчеләрнең кизү торулары хакында сөйләде.

“Монда туристлар бик күп килә, йортлар төзелә. Шуңа бердәм  инфраструктураны булдырырга кирәк. Янгын депосы бар инде, хәзер фельдшер-акушерлык пункты кирәк. Ул туристлар өчен дә, җирле халыкка да кирәк. Аңлашу бар, тәҗрибә бар, мөмкинлекләрне эзләячәкбез”, - диде Минтимер Шәймиев.

Киңәшмә КФУга тапшырылган, 1834 елда төзелгән, сәүдәгәр Крылосов йортында тәмамланды. 2017 елның гыйнварында бу йортта “Бөтендөнья мәдәни мирас” мәгълүмат-белем үзәге ачылды. Монда гамәли-уку лабораторияләре һәм лекция заллары, шулай ук КФУның “Идел буе федераль округы балалар университеты” аудиториеләре, ЮНЕСКО кафедрасы  урнашкан.

КФУ ректоры Илшат Гафуров сүзләренчә, университет төрле темалар буенча ихтыяҗ булган фәнни тикшеренүләр белән шөгыльләнә башлаган. “Безгә тапшырылган йорт элек өяз училищесы булган, соңрак үз эшчәнлеген Казан император университеты карамагында алып барган. Без биредә утрауга килүчеләр өчен мәгълүмат-белем үзәге булдырырга карар кылдык. Биредә шәһәрчектә яшәүче балалар өчен дәресләр, туристлар өчен мастер-класслар булачак”, - дип билгеләде ул.

Аннан соң Үзәкнең утырышлар залында Казан федераль университеты, “Яңарыш” фонды, ТР мәдәният министрлыгы һәм Яшел Үзән муниципаль районы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

“Хәзер ел башы, без бу елга да, киләсе елга да планнар билгеләдек. Алдагы ике елда без тарихи ядкәрләрне яңадан торгызу буенча эшләрнең төп күләмен төгәлләрбез, һәм инфраструктура булдырып, яхшы тормыш шартларын тудырырбыз. Болгар да, Зөя дә, Казан Изге Ана иконасы чиркәве дә, Болгар Ислам академиясе дә – болар республикабызның зур байлыгы”, - дип йомгаклады Минтимер Шәймиев.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International