Минтимер Шәймиев ТР Коррупциягә каршы көрәш эшен җайга салу комиссиясе утырышында катнашты

2017 елның 10 марты, җомга

Татарстанның коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсен Россиянең башка төбәкләренә дә кулланырга тәкъдим итәләр. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Коррупциягә каршы көрәш эшен җайга салу комиссиясе утырышында белдерде.

Казан Кремленең Вәкиллек корпусында узган утырышта ТР Дәүләт Киңәчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР дәүләт хакимиятие органнары җитәкчеләре, ТР Президенты Аппараты һәм Министрлар Кабинеты вәкилләре, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары җитәкчеләре катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан Республикасы коррупциягә каршы эшне төрле юнәлешләр буенча алып бара: тәрбияләү һәм юридик белемне арттырудан башлап дәүләт хезмәткәрләренең керемнәрен тикшерүгә кадәр. Нәтиҗәдә республикада ришвәтчелек күренешләренә тап булучы гражданнар саны кими бара. 2009-2011 елларда һәр бишенче кеше (21 %), бүгенге көндә бу күрсәткеч икеләтә кимегән (9,6 %). 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, узган елда Су саклау зоналары елы кысаларында ришвәтчелекне киметү эше зур күләмдә башкарылды. Аерым алганда, яр буе линиясен кайтару, бу өлкәдә суд практикасын булдыру, сулык мәйданнарын куллануны тәртипкә китерү эшен башкарып булды. Прокуратура һәм күзәтчелек органнарынең уртак эше нәтиҗәсендә 1700 су саклау законын бозу очрагы кисәтелгән, 365 объект сүтелгән, яр буенча юл ачылган. "Без бу эшне агымдагы елда да дәвам итәбез, шулай ук урман зоналарына да игътибар итәчәкбез", - диде ТР Президенты. 

Хокук саклау органнары да эшләрен активлаштырды. 2016 елда коррупция юнәлешендә 1038 җинаять ачыкланган һәм бетерелгән,   157 – ришвәтчелек буенча.

Алга таба “2015-2020 елларда Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы көрәш сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасын тормышка ашыру буенча чаралар турында докладлар ясалды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International