Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме алтынчы утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Хөкүмәт әгъзалары һәм чакырылганнар катнашты. Утырышны Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.
Көн үзәгендәге төп мәсьәлә 2016 ел өчен Татарстан Республикасы хакимияте башкарма органнары эшчәнлеге турында хисап каралды. Бу мәсьәлә буенча төп докладны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ясады.
Илдар Халиков 2016 ел нәтиҗәләренә күчкәнче, кыскача икътисадтагы хәлнең торышы турында сөйләде. “Тышкы икътисади вазгыять узган ел катлаулы булды, бу геосәяси киеренкелеккә бәйле иде”, - диде ул.
Татарстан элеккечә төп макроикътисади күрсәткечләр буенча лидер төбәк булып кала. Тулай төбәк продукты күләме буенча республика РФ субъектлары арасында 6 урында, авыл хуҗалыгы һәм төп капиталга инвестицияләр күләме буенча 3 урында, сәнәгать җитештерүе һәм төзелеш буенча 5 урында.
Гадәттәгечә башкарма хакимият хисабы депутатларның фикерен исәпкә алып төзелде. Комитетлар үзләренең сорауларын алдан ук җибәргәннәр иде. Барлыгы Республика Хөкүмәтенә 32 сорау җибәрелгән.
Моннан тыш, бүген дә депутатлар Николай Рыбушкин, Артем Прокофьев, Александр Комиссаров, Илдүс Касыймов, Таһир Һадиев, Татьяна Воропаева, Рәис Сөләйманов, Рафил Ногманов өстәмә сорауларын бирделәр.
Сораулардан соң депутатлар хисап турында фикер алышуга күчтеләр.
Татарстан Республикасы Дәүләт Сооветы депутатлары ТР Премьер-министры Илдар Халиков тәкъдим иткән хисапны расладылар.
Утырыш барышында беренче укылышта Чистай районы территориясе чикләрен билгеләү турында закон проекты, шулай ук үзгәртүләр кертелә торган Татарстан Республикасының Сайлау һәм Экология кодекслары закон проектлары һәм җирле үзидарә турында, алкоголь продукциясен ваклап сату вакытын, шартларын һәм урынын өстәмә чикләү турында, урманнардан файдалану турында, физик культура һәм спорт турында, яшьләр һәм дәүләт яшьләр сәясәте турында, халыкны эш белән тәэмин итүгә булышу өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә кертү турында республика законнары каралды.