Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген Казанда ачылган Татарстан халыкларының III съездында чыгыш ясады.
Хөрмәтле съезд делегатлары!
Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы!
Кадерле кунаклар!
Бүген республиканың иҗтимагый тормышында бик мөһим вакыйга. Татарстан халыклары съезды – бу мөгаен иң күренекле иҗтимагый форумдыр. Моңа кадәр үткән һәр съезд Татарстанның иҗтимагый-сәяси үсешендә зур үзгәрешләр билгеләде.
Мин бүген залда республикада күпмилләтлелек хәрәкәтен формалаштыруның чишмә башында торучыларны күрүемә шатмын, алар белән бергә беренче съездны уздырдык.
Республиканың күпмилләтле хәрәкәте, шул исәптә Татарстан халыклары ассамблеясе, үзләренең башлангычын нәкъ менә беренче съезд карарларыннан ала.
Икенче съезд тарафыннан хупланганТатарстан Республикасының дәүләт милли сәясәте концепциясе дә әһәмияткә ия, ул милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуның һәм тарихи-мәдәни мирасны саклауның төрле яклы тәҗрибәсен үз эченә ала.
Безнең “Татарстан моделе” исемле этноконфессиональ өлкәдәге үсеш моделенә Россия Федерациясендә дә, һәм халыкара дәрәҗәдә дә ихтыяҗ зур булып чыкты.
Иң мөһиме шул, без Татарстан дәүләтчелегенең оешуы һәм үсешенең барлык этапларында Россия ярдәмен тойдык.
Бу Россиянең беренче Президенты Борис Ельцинның сәясәтендә күренде.
Илдә Президент вазифасы раслангач, республикада да Президент атамасы өчен дулкын күтәрелде. Ул вакытта мин Борис Ельцин белән киңәштем. Ул ачык итеп, халык теләгәч, моңа барырга кирәк, диде. Шул еллардан безнең халыкта Президент атамасына ихтирамлы мөнәсәбәт урнашты.
Билгеле булганча, халыкның күпчелеге Россия Президенты Владимир Путин эшчәнлеген хуплый. Халыкара өлкәдә куркыныч артуы белән бәйле рәвештә, россиялеләр үзләренең киләчәген Путин белән күрә. Татарстанның заманча тарихында аның башлангычында изге эшләр күп башкарылды.
Ул Казанның 1000 еллыгына әзерлек буенча комиссияне җитәкләде, Татарстанның зур федераль максатчан программаларда катнашуын хуплады. Республика башкаласы 2013 елдагы җәйге Универсиадага һәм спортның су төрләре буенча ДЧна әзерләнгәндә ярдәм итте. Аның КАМАЗ, “Алабуга” МИЗда һәм башка зур сәнәгать предприятиеләрендә булуы меңләгән эшче коллективлар мәнфәгатьләрендә мөһим карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирде.
Күптән түгел, Владимир Владимирович Путин мине юбилеем белән котлап, миңа XVII гасыр Голландия картографының борынгы Тартария картасын бүләк итте. “Ул вакытларда бу территорияяләрдә кем яшәвен аңлавы кыен. Бу безнең гомуми тарихыбыз турында сөйли. Аны ассызыклый һәм раслый”, диде.
Бу бүләкнең мәгънәсе Президентыбызның Россия халыкларының тарихи язмышларының уртаклыгын аңлау ничек мөһим булуына ышанганлыгын күрсәтә.
Хөрмәтле дуслар!
Бүгенге съезд документлары проектлары белән танышкач, аның югары дәрәҗәдә узачагына, 1992 һәм 2007 еллардагы тарихи форумнардан эстафетаны лаеклы кабул итәчәгенә ышанасың.
Шикләнмим, аның карарлары республиканы, безнең күпмилләтле һәм күпконфессияле Россия Федерациясен ныгытуга үз өлешен кертәчәк.
Татарстанның күпмилләтле халкы республикабызның яңа тарихындагы хәлиткеч вакыйгаларны, заманалар сынавын лаеклы уза. Чөнки без һәрвакыт төрле милләтләрне берләштерә торган рухи кыйммәтләргә йөз тоттык, милли үзенчәлекләр буенча бүлгәләүгә юл куймадык. Бүгенге съездның да шушы күркәм традициябезне ныгытуында шигем юк.
Эшегездә уңышлар, сәламәтлек, тынычлык һәм бәрәкәт телим.
Без булдырабыз!