Бүген Татарстан халыкларының III съездында Рамазан Абдулатипов Минтимер Шәймиевкә Дагыстан Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасында икътисади һәм мәдәни элемтәләрне үстерүгә, дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгытуга керткән зур өлеше өчен “Дагыстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орденын тапшырды.
Бүләкләү турындагы Указ аның тарафыннан 2017 елның 20 гыйнварында – Минтимер Шәймиевнең 80 яшьлек юбилее көнендә имзаланган булган.
Рамазан Абдулатипов билгеләгәнчә, Минтимер Шәймиев татар халкының тарихи акылы һәм тарихи батырлыгы чагылышы булып тора. “Ул һәрвакыт зур, абруйлы кеше булды- бу бер мәсьәлә. Кешелек җәмгыяте үсешенең төп законы – күчүчәнлек. Ул шушы закон нигезендә үзеннән соң, Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге эшкә сәләтле булган яхшы команда калдырды. Бу аның бөек казанышы”, - диде ул.
Минтимер Шәймиев тугандаш Дагыстанның күп милләтле халкына һәм Дагыстан башлыгы Рамазан Абдулатиповка рәхмәт белдерде.