Кичә Россия Премьер-министры Владимир Путин Чаллыга рәсми сәфәре кысаларында Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашты һәм аңа РФ Хөкүмәте бүләген – Столыпин медален тапшырды.
Минтимер Шәймиев юбилее уңаеннан котлаулар өчен рәхмәтен җиткерде.