Бүген ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән ТР Премьер-министры Илдар Халиков борынгы Болгар шәһәренә эш сәфәре кылды. Алар “Яңарыш” республика проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелә һәм төзекләндерелә торган объектларны карады. Беренче Даши Намдакованың “Болгарны саклаучы” скульптурасын урнаштыру урынын карадылар. Элек сынны Истәлекле билге белән Җәмигъ мәчете арасында урнаштырылу хакында хәбәр ителгән иде, бу мөселманнар җәмгыяте вәкилләрендә канәгатьсезлек уятты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы – ТР Премьер-министры Илдар Халиков Грециянең “Амботис” туристлык концерны президенты Георгий Куртидис белән очрашуда туристлык һәм мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре буенча фикер алыштылар. Очрашуда ТР Дәүләт киңәшчесе, ТР Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фондының Попечительлек советы Рәисе Минтимер Шәймиев катнашты.