ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2009 ел
дүшәмбе
Казанда хәләл кибетләре күбрәк булырга тиеш. Бу сәүдә нокталарыннан мөселманнар гына түгел, ә иудаизм, православие вәкилләре, шулай ук башка конфессия кешеләре дә продукция сатып ала. Мондый кибетләрдә сатыла торган ит ислам кануннарына туры килә. Бу хакта бүген башкарма комитетта узган аппарат киңәшмәсендә Казан мэры Илсур Метшин белдерде.

30
август, 2009 ел
якшәмбе
Бүген, Республика көнендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев агымдагы ел лауреатларына Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен тапшырды.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны Республика көне белән котлады.
Республика башкаласы мэры Илсур Метшин казанлыларны Республика көне һәм Шәһәр көне белән котлады.
Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне ихлас күңелдән Татарстан Республикасы Көне белән котлыйм! ...

29
август, 2009 ел
шимбә
Бүген республиканың Аксубай районына эш сәфәре кысаларында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин реконструкциядән соң район Мәдәният йортын ачу тантанасында катнашты.
Бүген Казанда ТР сәламәтлек саклау учреждениеләренә 110 санитар автотранспорт чарасы тапшырылды. Яңа автомобиль ачкычларын ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, Казан мэры Илсур Метшин һәм Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рамил Әхмәтов тапшырды.

28
август, 2009 ел
җомга
28 августта ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Әлмәт һәм Сарман районнарында эш сәфәрендә булды. Көннең беренче яртысында Хөкүмәт башлыгы рәислегендә “Татнефть” ААҖ Директорлар советы утырышы узды. Аның соңында нефтьчеләр башкаласының үзәк мәйданында республиканың көньяк-көнчыгыш төбәгендәге сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләренә яңа ашыгыч ярдәм машинасы ачкычлары тапшырылды.
28 августта Татарстан Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Әлмәттә узган “Татнефть” ААҖ Директорлар советы утырышында башка мәсьәләләр белән бергә компаниянең сәламәтлек саклау өлкәсендәге эшчәнлеге каралды.
Киләсе атнада Казан Россия һәм чит илләрнең конкурентлык ведомстволары, халыкара оешмалар, хокук саклау, суд органнары, фәнни җәмәгатьчелек, иҗтимагый һәм эшлекле даирә вәкилләрен бер мәйданга җыячак. 1-3 сентябрь көннәрендә Татарстан башкаласында БРИК илләре (Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай) яклавы астында беренче тапкыр Конкуренция мәсьәләләре буенча халыкара конференция узачак. Әлеге масштаблы чара югары үсештәге икътисад шартларында конкуренцияне үстерүнең аеруча актуаль мәсьәләләренә багышлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International