Казан Россия һәм чит илләрнең конкурентлык ведомстволары, халыкара оешмалар, хокук саклау, суд органнары, фәнни җәмәгатьчелек, иҗтимагый һәм эшлекле даирә вәкилләрен бер мәйданга җыйды. 1 сентябрь көнне “Корстон” комплексында БРИК илләре (Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай) яклавы астында Конкуренция мәсьәләләре буенча халыкара конференция ачылды.
1 сентябрь көнне Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында зур бәйрәм. Белем көне уңаеннан уку йортын котларга ТР Президенты Минтимер Шәймиев килгән иде.
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев исеменә Минзәлә районы башлыгы Гиоргий Куприяновтан хат килде. Анда, аерым алганда, болай диелә: "Игенчеләр, Минзәлә районы хезмәтчәннәре Республика көненә урып-җыю эшен төгәлләүләре турында хәбәр итә. 43 мең 979 гектар мәйданнан 150 мең тоннадан артык икмәк җыелды".