ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2009 ел
чәршәмбе
Агымдагы елның июлендә республика предприятие-оешмалары хезмәткәрләренең уртача эш хакы күләме, узган елның шул чоры белән чагыштырганда – 2,5 процентка, агымдагы елның июнь аена караганда – 3,5 процентка кимегән. Татарстанстат хәбәр иткәнчә, июль аенда уртача хезмәт хакы күләме 15 222 сум тәшкил иткән.
Бүген бөтен илгә танылган хәйрияче Әсгать Галимҗанов изге эшләр исемлеген тулыландырды.
4 сентябрьдә Татарстан башкаласында дөньяның 25 иленнән килгән 62 автомобиль һәм 21 йөк машинасы экипажлары “Ефәк юлы” раллиенда катнашу өчен административ һәм техник тикшерүләр уза башлаячак.
Казанда 5 сентябрьдә старт алачак киң колачлы чарага әзерләнәләр, ул чын мәгънәсендә спорт бәйрәменә әверелер дип көтелә. Шәһәр үзәгеннән узучы 2013 метрлы супер–махсус участок аның төп үзенчәлеге булачак. Махсус участокның озынлыгы символик мәгънәгә ия, чөнки 2013 елда Татарстан башкаласы 27 нче Бөтендөнья җәйге Универсиадасын кабул итәчәк.

1
сентябрь, 2009 ел
сишәмбе

Казан Россия һәм чит илләрнең конкурентлык ведомстволары, халыкара оешмалар, хокук саклау, суд органнары, фәнни җәмәгатьчелек, иҗтимагый һәм эшлекле даирә вәкилләрен бер мәйданга җыйды. 1 сентябрь көнне “Корстон” комплексында БРИК илләре (Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай) яклавы астында Конкуренция мәсьәләләре буенча халыкара конференция ачылды.

ТРда 4 млн. 303,5 мең тонна ашлык җыеп алынган. 1 млн. 515,9 мең гектарда ашлык суктырылган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.
ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Биектау районына сәфәр кылды. Ул Белем көненә багышланган чарада катнашты.

1 сентябрь көнне Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында зур бәйрәм. Белем көне уңаеннан уку йортын котларга ТР Президенты Минтимер Шәймиев килгән иде.

“Рубин” футбол клубы базасында Казан командасының яшь спортчылары өчен интернат-мәктәбен ачу тантанасы булды. Бу чарада Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.
ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов педагогларны һәм укучыларны 1 сентябрь – Белем көне белән котлады.

31
август, 2009 ел
дүшәмбе
Россия Монополиягә каршы федераль хезмәте бүген Казанда киңәйтелгән күчмә коллегия утырышын уздыра. “Корстон” комплексында үткән ачылыш тантанасында Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе Игорь Артемьев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Рособоронзаказ җитәкчесе Александр Сухоруков, ТР икътисад министры Марат Сафиуллин һ.б. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International