ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2009 ел
чәршәмбе
Татарстанда 1 нче сентябрьдә 2172 урынга исәпләнгән 8 мәктәп (2 мәктәп балалар бакчасы бергә урнашкан) үз ишекләрен ачачак. Элегрәк елларда бу күрсәткеч 20-30га җитә иде. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Айрат Зиннуров хәбәр итте.
26 августта Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Буа муниципаль районына эш сәфәре кылды.

25
август, 2009 ел
сишәмбе
Казанда 1 сентябрь көнне беренче тапкыр яңа уку елына багышланган бәйрәм уздыру көтелә. Башкарма комитетның Мәдәният идарәсе башлыгы Динара Камалиева сүзләренчә, анда шәһәребезнең талантлы балалары һәм яшьләре, Казан дәүләт консерваториясе студентлары һәм музыка мәктәпләре укучылары катнаша.
25 августта ТР Министрлар Кабинетында Татарстан мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеге турында сөйләштеләр.
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев адресына Россиянең Чирәмдәге хоккей федерациясе президенты Сергей Чеченковтан хат килде, анда Уэльста узган Ауропа чемпионатында (Трофи) Россиянең җыелма командасы 2 урынны алды, дип хәбәр ителә.
25 августта Казанның 1 Май мәйданында каһарман-шагыйрь Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу уңаеннан Хәтер митингы узды. Ватаныбыз һәм татар халкы азатлыгы өчен башларын салган Җәлилгә һәм җәлилчеләргә баш ияргә бүген республика хөкүмәте вәкилләре, танылган шагыйрьләр, язучылар, сәнгать, җәмәгать эшлеклеләре, сугыш ветераннары, Җәлил иҗатын яратучы милләттәшләребез килгән иде.
25 августта Татарстан башкаласында "Очрашу урыны-Казан" традицион сәүдә-сәнәгать күргәзмәсе 17 нче тапкыр ишекләрен ача. 25 августтан 29 ына кадәр эшләячәк ярминкәне ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Сәүдә-сәнәгать палатасы, Казан мэриясе һәм "Казан ярминкәсе" оештыра. Быелгы ярминкә Кече сәнәгать, һөнәри белем, авыл хуҗалыгы буенча уздырылучы халыкара күргәзмәнең 100 еллыгына багышлана.
Быел Казанның күп мәчетләрендә ифтар мәҗлесләре үткәрелә.
24 августта ТР Министрлар Кабинетында "Электрон Хөкүмәт проектын төзү буенча Татарстан тәҗрибәсе һәм федераль башкарма хакимият органнарының гражданнарга, оешмаларга мәгълүмати коммуникация технологияләрен кулланып хезмәт күрсәтү буенча эшчәнлеге" күчмә киңәшмәсе узды.

24
август, 2009 ел
дүшәмбе
2008 елның апреленнән бирле Татарстанда салым түләүләрен ике үлчәмле штрих-кодлар ярдәмендә "Электрон касса" терминалы, шулай ук банкның операция кассаларында башкару буенча тәҗрибә проекты гамәлгә ашырыла. Бүген Федераль салым хезмәте җитәкчесе Михаил Мокрецов аның барышы белән "Ак Барс" банкының "Тандем" сәүдә комплексындагы бүлегендә якыннан танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International