Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Фондның Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев инициативасы белән Татарстанның “Яңарыш” тарихи һәм мәдәни ядкәрләрне торгызу республика фонды “Россия Кызыл Хач” иҗтимагый оешмасы белән Саклык банкы тарафыннан Казанда 175нче мәктәптә атыш аркасында зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү өчен ачылган счетка акча күчерде.
Бүген Казанның Меңъеллык мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан тантаналы парад узды.
Бәйрәм тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татартстан Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Җиңү Паркында Дан мемориалы янындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салды.
Тантанада Татарстан Президенты белән бергә Татарстанның Дәүләт киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашты.
“Үлемсез полк онлайн” акциясенә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев кушылды. Ул үзенең әтисенең портретын онлайн-йөрештә урнаштырды.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Бүген ТР Фәннәр академиясендә “Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни киңлегендә” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция уза, ул шагыйрь, татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев ТР тарихи һәм мәдәни ядкәрләрне торгызу фонды проектларын гамәлгә ашыруда аеруча өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасын уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКО Игелекле ихтыяр илчесе Минтимер Шәймиевнең ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе Комиссиясенең җаваплы секретаре, Россия Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Григорий Орджоникидзе белән очрашуы узды.
Очрашуда ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Татарстан Республикасының Тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу буенча республика фонды” коммерцияле булмаган оешмасы башкарма директоры Татьяна Ларионова катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу эшләренең барышы белән танышты.
Бүген Казан Кремленең Вәкиллек корпусында Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе утырышы узды, ул 2020 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясау һәм агымдагы елга бурычлар куюга багышланган иде.
Утырышны Татарстан Республикасы Президенты, республиканың террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Бу чара ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашында узды.