ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2005 ел
дүшәмбе
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Марат Сафинны Австралиядә узган теннис буенча ачык чемпионатта җиңүе белән тәбрик итте: "Авыр һәм намуслы көрәштә Сез зур спорт осталыгын һәм көрәшче холкын күрсәттегез. Татарстанлылар Сезнең уңышыгыз турындагы хәбәрне зур шатлык белән кабул итте. Республика халкы исеменнән сезгә сәламәтлек һәм бәхет телим. Теннис кортында да, көндәлек тормышта да уңышлар юлдаш булсын", - диелә Президентның котлау телеграммасында.

27
гыйнвар, 2005 ел
пәнҗешәмбе
27 гыйнвар көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев РФ Президенты каршындагы Геральдика совет рәисе – РФ дәүләт герольдмейстеры Георгий Вилинбахов белән очрашты. Президентка Татарстан Республикасы дәүләт билгеләрен Россия Федерациясенең Дәүләт геральдик реестрына кертү турында таныклык тапшырылды: ТР Гербы реестрда – 377 саны, ә ТР Флагы 378 саны астында теркәлгән.

21
гыйнвар, 2005 ел
җомга
20 гыйнварда Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәриф улы Шәймиевкә 68 яшь тула. Ул республикабызда гына түгел, бөтен Россиядә оста сәясәтче, демократ, үз фикерендә нык торучы кеше буларак билгеле шәхес. "Intertat.ru" республика электрон газетасы коллективы Илбашын гомер бәйрәме белән кайнар котлый, сәламәтлек, гаилә бәхете, озын гомер һәм алга таба да республика рулен шулай ышанычлы тотуын теләп кала.

14
гыйнвар, 2005 ел
җомга
Россия сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Михаил Зурабовтан республиканың "Хезмәт куркынычсызлыгы һәм аны саклау-2004" VIII Халыкара махсуслашкан күргәзмәсен үткәрүдә актив катнашканы өчен Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев исеменә рәхмәт хаты килде.

12
гыйнвар, 2005 ел
чәршәмбе
"Националь" журналының быелгы гыйнварь санында Татарстан Президенты белән әңгәмә дөнья күрде. Минтимер Шәймиев Татарстанның социаль-икътисади үсеше, республикада яшәүче милләтләрнең үзара дус-тату яшәве, татар халкының милли идеясе турындагы күп санлы сорауларга җавап бирде.

27
декабрь, 2004 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев республика карамагындагы ташламалардан файдаланучыларның компенсацияләрен ике тапкырга арттыру карары турында хәбәр итте. Монда сүз 2005 елның 1 гыйнварыннан хезмәт ветераннары, репрессия корбаннары һәм реабилитацияләнгән гражданнар турында сүз бара. "Иң авыры шул, ташламаларны акчалата түләү торак-коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр арткан вакытка туры килә.
24 декабрь көнне ТР Президенты Минтимер Шәймиев дәүләт хакимияте органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелегенә багышланган РФ Дәүләт Советы утырышында катнашты. Үз чыгышында Татарстан Президенты әлеге теманың мөһимлеген билгеләп узып, хакимият эшчәнлеген тулысынча, ягъни региональ, җирле үзидарә органнары, шул исәптән закон чыгару, башкарма, суд-хокукый системасы структурасын нәтиҗәле итү кирәклеген әйтте. Ул җирле үзидарә органнары белән региональ хакимият мөнәсәбәтләрен камилләштерү, җирле үзидарә органнарын формалаштырганда төбәкләр вәкаләтләрен киңәйтү кирәклеген ассызыклады.

22
декабрь, 2004 ел
чәршәмбе
Башкалада Төрек Республикасының Казандагы Генераль Консульлеге бинасы төзелешенә беренче таш салынды. Төркия Консульлеге Казанда Татарстан белән Төркия Хөкүмәтләре арасындагы сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы 1995 елгы килешүне тормышка ашыру максаты белән 1996 елда ачылган иде.

21
декабрь, 2004 ел
сишәмбе
21 декабрь көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Зәй шәһәрендә республиканың алдынгы чөгендер үстерүчеләре тантаналы жыенында катнашачак. Билгеле булганча, быел Татарстан чөгендер буенча рекордлы -1 миллион 800 мең тонна уңыш җыеп алды. Алга таба эшкәртү өчен аңардан 1 миллион 400 мең тонна күләмендә сыйфатлы чимал әзерләнгән. Бу, үз чиратында, 160 мең тоннадан артык шикәр комы җитештерергә һәм тулысынча республика ихтыяҗын канәгатьләндерергә мөмкинлек бирәчәк.

17
декабрь, 2004 ел
җомга
Россия һәм БДБ илләрендә нефть химиясе һәм пластмассалар җитештерү буенча иң эре предприятиеләрнең берсе - "Казан органик синтез" ачык акционерлык җәмгыятендә яңа өч проект буенча җитештерү төзелеше башланды. Әлеге проектлар "ТАИФ" ачык акционерлык җәмгыяте белән берлектә тормышка ашырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International