Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз тугызынчы утырышы узды.
Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Хөкүмәт әгъзалары катнашты.
Утырышны ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов алып барды.
Бүген Казахстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасы Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу буенча республика фондының Попечительләр Советы Рәисе М.Ш. Шәймиев белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казакъстан Республикасының Казандагы яңа Генераль консулы Еркин Тукумов белән очрашты.
Казакъстан Республикасының Казандагы яңа Генераль консуллыгы 2012 елда ачыла. Беренче Генераль консул Әсхәт Нускабай, 2017 елның ноябрендә тиешле срогы тәмамлангач, Татарстандагы эшчәнлеген тәмамлады. 2018 елның мартыннан Казакъстан Республикасының Казандагы Генераль консулы булып Еркин Вәлитхан улы Тукумов эшли башлады.
Рус теле көненә һәм шагыйрь Александр Пушкинның тууына 219 ел тулуга багышланган бәйрәм концерты бүген Казанда М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә узды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башка рәсми затлар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Рус милли-мәдәни берлеге активы белән очрашты.
Чара М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында Рус теле көненә һәм шагыйрь Александр Пушкин тууга 219 ел тулу уңаеннан узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев М,Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янындагы бөек рус шагыйре Александр Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Биредә Пушкин туган көне уңаеннан шигъри митинг узды, анда республика иҗади интеллигенциясе, мәдәният эшлеклеләре, укучылар һәм студентлар җыелды.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Венгриянең Казандагы генераль консулы Адам Штифтер белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев “Эрмитаж - Казан” үзәгендә рәссам Ринат Анимаевның “Париж язы” күргәзмәсендә булды.
Ринат Анимаев – Франция рәссамы, чыгышы белән татар. 1989 елдан Франциядә яши һәм эшли. Франция рәссамнар берлеге әгъзасы.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан торгызу урынында чираттагы киңәшмә уздырды.
Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” фондының административ советы рәисе Юрий Камалтынов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш”республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Президенты Аппаратының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департамент җитәкчесе Александр Терентьев, ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Олег Глебов, Казан шәһәре муниципаль берәмлек башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин катнашты.
Татарстанда бүген “Бәллүр каләм” республика журналистлар конкурсына йомгак ясадылар.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Казанның “Пирамида” мәйданчыгында узды.