Бүген Казанның "Корстон" мәйданчыгында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды, анда республика авыл хуҗалыгы тармагы белгечләре җыелды - игенчеләр, терлекчеләр, механизаторлар, фермерлар, алдынгы районнар җитәкчеләре, тармакның иң яхшы хезмәткәрләре һәм ветераннары.
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.
Бүген Казанның Салих Сәйдәш исемендәге Дәүләт зур концертлар залында Халыкара укытучылар көненә багышланган тантана узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, мәгариф хезмәткәрләре катнашты.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе,”Яңарыш” республика фонды Попечительлек советы Рәисе Минтимер Шәймиев Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы ислам тарихы, сәнгате һәм мәдәнияте тикшеренү үзәге (ИРСИКА) генераль директоры Халит Эрен белән очрашты.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев “Татарстан Республикасының туристик волонтерлар ассамблеясе” волонтерлары белән очрашты.
Очрашуда ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Резеда Әхиярованың «Сөембикә» операсы премьерасы узды. Операны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев карадылар.
Бүген "Пирамида" күңел ачу комплексында "ЛУКОЙЛ" ГАҖнең Татарстан Республикасында IX социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңүчеләрне котлау тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, "ЛУКОЙЛ" ГАҖ президенты Ваһит Алекперов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
Казан Кремлендә бүген Татарстан Республикасында Коррупциягә каршы көрәш буенча эшне җайга салу комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислек итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советына еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте.
Бу вакыйгага багышланган Дәүләт Советы утырышында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
Утырыштан соң ул журналистлар белән аралашты.
Бүген Казан Кремлендә Казан мәдәниятара диалог форумының йомгаклау утырышы узды.
Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Мәдәниятара диалог буенча махсус илче Минтимер Шәймиев алып барды.
Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Россия хезмәттәшлеге җитәкчесе Элеонора Митрофанова, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова катнашты.
Бүген Казан Кремлендә Минтимер Шәймиевнең "Ихлас күңелдән" китабын тәкъдир итү булды.
Китап Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКОның Мәдәниятара диалог буенча махсус илчесе Минимер Шәймиев химаясендә узган Казан мәдәниятара диалог форумы уңаеннан басылып чыкты.