Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча махсус илчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан мәдәниятара диалог форумы кунаклары белән бергә Болгар тарих-археология комплексында булды.
Бүген Свияжск утрау-шәһәрендә Россиядә беренче «Татар бистәсе» агач археологиясе музее ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКОның милләтара диалог буенча Махсус Илчесе Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, «әлегә кадәр мин мондый нәрсәне күргәнем юк иде».
Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Музейның шәрәфле кунаклары арасында Россия Федерациясе Президенты Администрациясе Җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ЮНЕСКОның экс-генераль директоры Ирина Бокова һәм башкалар бар иде.
Бүген Россия Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко Татарстанга эш сәфәре кысаларында Мәрьям Ана Казан иконасы соборын яңадан тергезү барышы белән танышты. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан озата йөрделәр.
Бүген Казан Ратушасында Казан мәдәниятара диалог форумы ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко,Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ЮНЕСКО Генераль директорының беренче урынбасары Син Цюй, ЮНЕСКО экс-генераль директоры Ирина Бокова, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Бүген Казанда, “Пирамида” комплексында XIV Казан халыкара мөселман киносы фестивале ачылды.
Ачылыш тантанасында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ЮНЕСКО экс-генераль директоры Ирина Бокова, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Хәйруллин, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин катнашты.
Фестивальнең оештыручылары – ТР Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре хакимияте, Россия мөфтиләр советы. Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты ярдәмендә уза.
Бүген Казанга ЮНЕСКО экс-генераль директоры Ирина Бокова килде.
“Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча махсус илчесе Минтимер Шәймиев каршы алды.
Казанда Казан метрополитенының икенче линиясен төзү эшләренә керештеләр, бу бурыч та хәл ителәчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан метрополитенының яңа «Имәнлек» станциясен ачу тантанасында хәбәр итте.
“Имәнлек”станциясе – Казан метросының 11 нче станциясе.
Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, “Казметрострой” АҖ генераль директоры Марат Рәхимов, Казан шәһәренең “Метроэлектротранс” МУП башлыгы Әсфән Гәләвов, башка рәсми затлар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев яңартылган Габдулла Тукай әдәби музее экспозициясе белән таныштылар.
Искәртәбез, музей Казанның Тукай урамындагы 74 нче йортта урнашкан. Габдулла Тукай әдәби музее 1986 елда – бөек татар шагыйренең тууына 100 ел тулган көнне ачылган. 2016-2018 елларда бинада ремонт-торгызу эшләре башкарылган.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика үсешенә гаять зур өлеш керткән Татарстан сәнәгать предприятиеләре ветераннары һәм җитәкчеләре белән очрашты. "Пирамида" үзәгендә узган чарада Россия энергетика министры Александр Новак һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
Рөстәм Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм анны уздыру буенча оештыру комитетының чираттагы утырышын уздырды.
Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашты.