Бүген Казан Кремлендә “Яңарыш” республика фондының Попечительлек һәм Административ советларының 2017 ел нәтиҗәләре буенча утырышы узды. Аны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев уздырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгарда “Кол Гали” кунакханә комплексы төзелешенең барышы белән танышты.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев хатыны Сәкинә ханым белән Казанның КИТТУ-КХТИ бинасында сайлау участогында тавыш бирде.
Бүген Салих Сәйдәш исемендәге Дәүләт Зур концерт залында “Ел хәйриячесе – 2017” республика конкурсына йомгак ясадылар. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашты.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев “Кол Гали” кунакханә комплексының эчке эшләрен хәл итү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Бүген Казанның С.Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы" конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Быел җиңүгә 10 номинациядә 700 катнашучы дәгъва кылган.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россиянең беренче Президенты Борис Ельцинның хатыны Наина Ельцина һәм кызы Татьяна Юмашева белән очрашты. Алар, гадәттәгечә, Казанга “Ельцин Кубогы-2018” Халыкара теннис турниры җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашу өчен килгәннәр.
Бүген Казанның С.Сәйдәшев ис. Дәүләт Зур концертлар залында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара узды.
Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, Социалистик Хезмәт Герое, “Татарстан Геройлары” иҗтимагый оешмасы рәисе Илдүс Мостюков, РФ Кораллары көчләре вәкилләре һәм ветераннары, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан торгызу урынында чираттагы киңәшмә уздырды.
Киңәшмә башланганда Минтимер Шәймиев һәм Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Соборны яңадан торгызу эшләренең барышы белән танышты. “Евростройхолдинг+” ҖЧҖ подрядчы оешма генераль директоры Владимир Казилов алар өчен чиркәү бинасы буйлап экскурсия үткәрде.
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз бишенче утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Хөкүмәт әгъзалары һәм чакырылганнар катнашты.
Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүгенге язгы сессия кысаларында хәл ителергә тиешле парламент бурычларын билгеләде.